Республика көне һәм Шәһәр көне белән!
Хөрмәтле бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле якташлар! Сезне Татарстан Республикасы көне һәм сөекле шәһәребезнең 235 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бөгелмәдәге барлык казанышлар - төрле милләт кешеләренең һәм мәдәни традицияләрнең бердәмлеге нәтиҗәсе ул. Өлкән буыннарга тирән ихтирам һәм гомумкешелек кыйммәтләренә өстенлек бирү - 235 ел дәвамында Бөгелмәбездә хакимлек иткән...
Хөрмәтле бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле якташлар!
Сезне Татарстан Республикасы көне һәм сөекле шәһәребезнең 235 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бөгелмәдәге барлык казанышлар - төрле милләт кешеләренең һәм мәдәни традицияләрнең бердәмлеге нәтиҗәсе ул. Өлкән буыннарга тирән ихтирам һәм гомумкешелек кыйммәтләренә өстенлек бирү - 235 ел дәвамында Бөгелмәбездә хакимлек иткән һәм нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек тудырган рух әнә шундый.
Бүгенге уңышлар - гомер буе шәһәрне сөеп, яратып, шатлыгын да, кайгысын да үз итеп яшәгән, авыр елларда да аңа җаны-тәне белән тугры булган, иминлеге хакына тир түккән өлкән буын вәкилләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бөек Җиңү яулаган, тынычлыкны саклап калган кадерле ветераннарыбыз - каһарманнар һәм фидакарь затларыбыз күп безнең.
Бөгелмә - бик күп талантлы һәм тырыш кешеләрнең ватаны ул. Шәһәребезне шушындый гүзәл итеп коручылар нәкъ менә сез - төзүчеләр, галимнәр, инженерлар, табиблар, укытучылар, нефтьчеләр, игенчеләр, терлекчеләр бит.
Без шәһәребезнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам иттерүче яшьләребез белән дә горурланабыз. Йөзүче Александр Красных Рио-де-Жанейрода узган җәйге Олимпия уеннарында лаеклы чыгыш ясады. Чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз да БДИны яхшы тапшырып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Бөгелмә укучылары фән олимпиадаларында катнашу нәтиҗәлелеге ягыннан традицион рәвештә беренче өчлектә баралар.
235 ел - данлы тарих ул. Ә алда яңа казанышлар, елъязманың яңа битләре көтә. Иртәгәсе көнебез нинди булыр - бусы инде безнең һәрберебезгә бәйле.
Әти-әниләребез озын гомерле булып, янәшәбездә бәхетле гомер кичерсеннәр, балаларыбыз игелекле эшләре белән куандырсыннар, һәр гаиләдә мәхәббәт, җылылык, шатлык, татулык, муллык хөкем сөрсен.
Һәркемгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, ә туган республикабызның чәчәк атуын телим!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа