Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Республика өчен нәрсә эшләдең?!

6-9 декабрь көннәрендә мәркәзебез Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессының V корылтае узды. Аның эшендә Бөгелмәдән район һәм шәһәр башлыгы Илдус Касыймов, БТК Башкарма комитетының җирле бүлеге рәисе Руслан Җәләев катнаштылар.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән милләттәшләребез арасыннан сайланган 771 делегат һәм 263 шәрәфле кунак Казанда җыелды бу көннәрдә. Әлбәттә, көн кадагында милләтебезне саклап калу, аны алгарышка илтү кебек мәсьәләләр күтәрелде. Корылтайда шул максатка ярашлы карарлар, резолюцияләр кабул ителде.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган беренче утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка дәүләт, җәмәгать оешмалары вәкилләре, татарның танылган уллары-кызлары катнашты. Конгресс мөнбәреннән бу көнне дә һәм аннан соң да мактау һәм тәнкыйть сүзләре күп яңгырады. Бигрәк тә съезддагыларны ассимиляция проблемасы нык борчый булып чыкты. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ил күләмендә алып барылган милли сәясәт, ни кызганыч, соңгы елларда үзенең мәкерле эшен эшли: милли мәктәпләр ябыла тора, үз ана телебездә эшләүче югары уку йортлары, гомумән, юк, шул сәбәпле, татар халкы тулаем зыян күрә. Россиядә соңгы җанисәп алу шуны күрсәтте, сан ягыннан татарлар шактый /200 меңнән артык/ югалту кичерде. Аннан соң, татарлар бердәм яши торган төбәкләрдә үзара татулык булмау, ызгыш-талашлар һич кенә дә бизәми безне. Мәсәлән, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез җитәкләгән оешмалар арасыннан "кара мәче" узган икән, ләбаса. Бер юнәлештә эшлисе, бердәм хәрәкәт итәсе урынга үзара "сугышып" яталар булып чыкты. Монысы инде "татарлык" дигән галәмәтнең ачык мисалы булды.

Шул ук вакытта, әлбәттә, милләтебезнең горурланырлык эшләре дә бихисап анысы. Алар турында да сөйләнде корылтайда. Алга таба ничек яшәргә дигән сорауга Мәскәү делегаты, татар халкының йөз аклыгы, мактанычы булган армия генералы, бөек галиме Мәхмүт Гәрәев болай дип җаваплады: "Без - Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, үзебезнең кечкенә генә республикадан һәрвакыт ярдәм көтеп тора алмыйбыз. Бу - мөмкин эш түгел. Шуңа күрә республика минем өчен нәрсә эшләде соң әле дип тә баш ватарга түгел, ә киресенчә, мин Татарстан өчен нәрсә эшләдем соң дияргә һәм шушы фикерне алга сөрергә, шул юнәлештә эшләргә тиешбез!"

Корылтайда шулай ук 77 кешедән торган Башкарма комитет һәм аның рәисе сайланды. Алдагы биш елда БТК Башкарма комитетын әйдәүче итеп янә Ринат Зиннур улы Закиров сайланды.

БТКның V Корылтай резолюциясе

Милләтебезне саклап калу һәм үстерү максатыннан чыгып, съезд түбәндәгеләрне зарури дип тапты:
- Россия Федерациясендә яшәүче башка халыклар белән берлектә милләтара һәм динара тынычлык, татулык өчен көрәшү, ксенофобия идеяләре, расачылык, динара, милләтара татулыкны җимерү гамәлләренә каршы тору;
- РФдә милли-территориаль төзелеш принципларын саклап калу өчен тырышу, чын демократия
институтларын, гражданлык җәмгыя-тен булдыру өчен һәм федератив мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итү;
- дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамә мөмкинлекләрен, Татарстанның Россия Федерациясе төбәкләре, чит илләр, халыкара, Россия һәм төбәк фәнни, мәгариф, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалары белән төзелгән шартнамәләрнең мөмкинлеген киңрәк файдалану;
- РФ Чит ил эшләре министрлы-гының "Россотрудничество", "Росзарубежцентр" кебек чит илдәге ватандашлар белән эшләү структуралары белән хезмәттәшлекне киңәйтү;
- Бөтендөнья Татар Конгрессы төбәк оешмасы буларак, "Европа татарлары альянсы" төзү өчен Европа илләре татар җәмәгатьчелегенең инициативасын хуплау;
- БТК Башкарма комитетына Бөтендөнья башкорт корылтае, башка халыкларның этномәдәни оешмалары, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе белән багланышларны үстерү, мәдәниятләрне үзара баетучы, халыклар дуслыгын ныгытучы чараларны киңрәк уздыру;
- татар телендә белем бирә торган мәгариф учреждениеләре һәм этномәдәни укыту компонентлы мәктәпләр рәвешендә дәүләт милли укыту системасын саклап калуга булышлык итү;
- татарлар күмәк булып яшәгән урыннарда шәхси татар мәктәпләре һәм сыйныфлары ачу башлангычы белән чыгарга, аларны татар капиталы катнашында кирәкле дәреслекләр һәм матди инфраструктура белән тәэмин итү;
- татар телен өйрәнү өчен "Ана теле" онлайн мәктәбе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты программалары базаларында татар телендә дистанцион укыту системасын актив кертү. БТКның җирле оешмаларына халыкны әлеге программаларга җәлеп итүдә киң эш җәелдерү;
- тулы кыйммәтле гомуммилли мәгълүмати кырны булдыру максатларында, татар массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары
эшчәнлеген камилләштерү, Татарстанның "Татар иле" гомумтатар порталы контентын тулыландыруда катнашу. Татар милли-мәдәни оешмалары, җәмгыятьләре тормышын яктыртуда тапшыруларын татар телендә алып баручы "ТНВ-Планета" телеканалы мөмкинлекләрен киңрәк файдалану;
- татар халкы хокукларын яклауны һәм аңа юридик ярдәм күрсәтүне тәэмин итү максатларында, БТК Башкарма комитетының юридик төркеме эшен көчәйтү.

Рәсемдә: БТКның V съезды делегатлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса