Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ремонт төгәлләнеп килә

Нәкъ бер ел дәвамында бөгелмәлеләргә табибларга күрсәтер өчен балаларын элеккеге гинекология бүлегенә йөртергә туры килде. Андагы бик кысан коридорларда азаплану балалар сырхауханәсендә башланган ремонт эшләренә бәйле иде. 2017 ел дәвамында ике катлы бинада эшләр кайнады. Һәм менә, ниһаять, бөгелмәлеләргә иркен, ремотланган сырхауханәгә йөрү мөмкинлеге ачылды. Дөрес, әлегә эшләр тулысынча төгәлләнеп...

Нәкъ бер ел дәвамында бөгелмәлеләргә табибларга күрсәтер өчен балаларын элеккеге гинекология бүлегенә йөртергә туры килде. Андагы бик кысан коридорларда азаплану балалар сырхауханәсендә башланган ремонт эшләренә бәйле иде.

2017 ел дәвамында ике катлы бинада эшләр кайнады. Һәм менә, ниһаять, бөгелмәлеләргә иркен, ремотланган сырхауханәгә йөрү мөмкинлеге ачылды. Дөрес, әлегә эшләр тулысынча төгәлләнеп бетмәгән. Кулланышка бары икенче кат кына тапшырылган. Газетабызның узган саннарының берсендә без район башлыгы Линар Закировның әлеге мәсьәләнең болай чишелешенә ризалык бирмәвен әйтеп узган идек.

  • Беренче катта эшләр төгәл генә кайчан башланасы билгеле булмагач, күченергә күрсәтмә булды. Табибларыбыз икенче катка урнашкач кына, ремонт та башлап җибәрделәр. Без аны шулай тиз булыр дип көтмәгән идек, - ди балалар сырхауханәсе баш табибы Владислав Бондаренко.

Ләкин беренче катта барган ремонт бөгелмәлеләр өчен бер дә проблема тудырмый.

  • Бала тугач, аңа бер яшь булганчы, табибка ай саен йөртергә кирәк бит. Халык тулган кысан коридорларда сабый бала белән чир эләктермәсәк иде дип куркып йөри идек. Сырхауханәнең ачылу хәбәрен шатланып кабул иттек. Монда иркен, матурлыкны күреп күзләр сөенә, - дип әйтә 10 айлык нәни Дамирның әнисе Нәргиз Ахунова.

Балалар сырхауханәсе дәүләт программасы буенча ремонтлана. Баштан икенче катны гына ремонтлау планга кергән була. Ләкин подрядчы оешма "Жилсервис" җәмгыяте, бирелгән акчаны беренче катны ремлонтлауга да җитәрлек итеп бүлгән. Икенче катта барлык коммуникацияләр дә тулысынча алыштырылган.

Бүгенге көндә беренче катта ремонт эшләре бара. Холл инде яңартылган, бүлмәләрдә генә эшләрне төгәллисе калган.

  • "Феникс" подрядчы оешмасы беренче этажны ремонтларга кереште. Аларның эшкә иртә тотынуы һәм тизлеге, ремонт эшләре озакка сузылмас дигән өмет тудыра, - дип әйтә Владислав Бондаренко.

Яңада яңача инде. Балалар сырхауханәсенә ямь-төс кергән. Башкарылган эшләрнең барсы да күзгә күренә торган түгел әлбәттә, шулай да иске агач тәрәзәләр, бүлмә ишекләре пластикка алыштырылган. Барлык җиһазлар да яңартылган.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса