1 июль көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров төзелеш һәм реконструкция объектларында булды һәм урыннарда әлеге эш өчен җаваплы җитәкчеләр белән киңәшмә уздырды. Шулай ук башкарылган эшнең сыйфаты, план нигезендә алып барылуы да ныклы контрольдә тотыла.
Бу көнне шәһәр мэры 2 нче лицей, 6 нчы мәктәп, "Чаңгы базасы" спорт комплексы белән 2 нче лицей территорияләрендә урнашкан универсаль спорт мәй-данчыкларын, Герцен урамында төзелә торган күпфатирлы йортларда, балалар бакчасы төзелешендә, мәдәният һәм ял паркында булды.
Универсаль спорт мәйданчыкларында эш күләме 85 процентка үтәлгән. Подрядчы якын арада спорт җиһазлары, мәйданчыкны каплау формалары һәм материаллары килүен көтә. Объектларны тапшыру шушы июль аена планлаштырылган. Тагын ике спорт мәйданчыгы Воровский урамындагы йорт ишегалдында һәм Кече Бөгелмә авылында төзеләчәк.
"Безнең шәһәрдә спорт, аеруча массакүләм спорт үсеше өчен күп эшләр башкарыла. Моның тагын бер ачык мисалы - менә шушындый универсаль мәйданчыклар төзелеше. Алар үз эченә мини-футбол, баскетбол, волейбол һәм ачык һавада шөгыльләнә торган тренажерлар комплексын ала", - дип сөйләде Линар Закиров журналистлар белән әңгәмәсендә.
Бөгелмә мэры инвестицияле торак төзелеше барышы белән дә танышты. Герцен урамында инде узган елда ук Миасс каркас технологиясе нигезендә тышкы инженерлык челтәре белән 3 күпфатирлы йорт торгызыла башлаган иде. Подрядчы оешма җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге 3 йортта 54 фатир булачак. Аларда ике контурлы мичләр һәм һәр фатир өчен подвал бүлмәләре каралган. Йортлардагы торакның квадрат метры - 33 мең сум.
"Төзелеш чәршәмбесе һәм төзелеш шимбәсе - бу көннәрдә без максатчан программалар буенча төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларда йөрибез. Әлеге программалар кысаларында, районда яңа балалар бакчасы төзелә, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясала, социаль ипотека буенча торак төзелде, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм авыл клублары салына, күпфатирлы йортлар һәм юллар ремонтлау эшләре дәвам иттерелә. Ә гомуми финанслау күләме соңгы елларда беренче тапкыр 1 миллиард сумнан артып китте", - дип нәтиҗә ясады Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Л. Закиров.
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Елена Логинова фотосы.