Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Районыбызның йомшак урыны

Газетаның узган саннарының берсендә укып белгәнегезчә Бөгелмә муниципаль районының отчет сессиясенә ТР премьер-министр вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин килеп киткән иде. Аның авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылган тәнкыйтенә безнең район башлыгы Линар Закиров колак салган. Узган атнада ул авыл хуҗалыгы объектларын йөреп чыкты. Линар Закиров үз юлын "Наратлы" җәмгыятеннән башлап җибәрде....

Газетаның узган саннарының берсендә укып белгәнегезчә Бөгелмә муниципаль районының отчет сессиясенә ТР премьер-министр вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин килеп киткән иде. Аның авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылган тәнкыйтенә безнең район башлыгы Линар Закиров колак салган. Узган атнада ул авыл хуҗалыгы объектларын йөреп чыкты.

Линар Закиров үз юлын "Наратлы" җәмгыятеннән башлап җибәрде. Бүгенге көндә бу җәмгыять Бөгелмә районында иң зур авыл хуҗалыгы объектларының берсе булып тора. Аның җитәкчесе Нәргиз Бубеков бу даирәдә нибары бер ел гына хезмәт итә, шуңа карамастан ул инде әлеге хуҗалыкны үстерүгә үз өлешен кертергә өлгергән. Узган ел ике ферма бинасын төзекләндергәннәр, быел тагын өчесен торгызырга исәплиләр. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1574 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 551 - сыер. Бер сыердан уртача савып алынган сөт күләме кыш айларында 8 литр тәшкил итә. Җәй айларында, әлбәттә, 15-20 литрга җитә. Нәргиз Бубеков сүзләре буенча, бу күрсәткеч 2015 елдагыга караганда бер литрга артык. "Сөт күләменә ашау рационы бик зур йогынты ясый. Без бу өлкәдә эш башлап җибәрдек инде. Сөтлебикәләребезгә сыгылган көнбагыш, кукуруз бардасы һәм инде, әлбәттә, печән белән силос ашатабыз. Мал башын арттыру да планда бар", - дип әйтә ул.

Флер Ибраһимов күпләргә таныш шәхес. Ул инде күп еллар безнең районда гаилә фермаларын үстерүгә көч түгә. Үзе дә бу өлкәдә тырышып хезмәт итә. Аның хуҗалыгында бүген 20 баш мөгезле эре терлек бар шуларның 15 савым сыеры. "Дәүләт тарафыннан ярдәм булу башлангыч чорда аякка басарга нык булышаа. Бүген инде без аякта ышанычлы басып торабыз, шуңа күрә ферманы киңәйтү ягын карыйбыз. Комбайн һәм чәчү машинасы сатып алдым. Быелдан үзебез фураж ясый башларга уйлыйбыз", - дип әйтә Флер Ибраһимов.

- Бөгелмә районында мөгезле эре терлек саны узган ел чама белән 300 башка кимегән. Бу крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермаларының ябылуына бәйле. Аларның кайберләре, икътисадый торышка түзә алмыйча, эшчәнлеген туктаткан. Шуңа да карамастан, аларга алмашка яңалары килә. Яшь фермер Максим Ильин шуңа мисал булып тора. Ул миллион ярым сумлык грант алган, шул акчага ферма бинасын төзекләндергән һәм "Герефорд" токымлы үгез бозаулары кайтарткан. Бу үгезләр бар дөньяга танылган затлы мәрмәр ит бирә икән."Безнең район территориясендә ташландык ферма биналары бик күп, аларны торгызырга алынган фермерлар булу куандыра. Бөгелмә җирлеге беркайчанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгылар рәтендә булмаган. Бүген дә без республика бу исемлектә астагы урыннарны билибез. Ләкин безнең планнар амбициоз, әлеге өлкәгә кагылган күрсәткечләрне без үстерүгә бар көч куячакбыз", - дип белдерде район башлыгы Линар Закиров.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү министрлыгы безнең районга план билгеләгән. Терлекчелекне - 5, ә чәчү мәйданын 10 процентка арттыру йөкләнгән.

Ләйсән Бикбулатова.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса