Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Район язгы чәчүне тәмамлый

Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланып килә. 17 май көнне узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

Хакимиятнең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча
Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Марина Колесникова фотосы.
Республикада 140 мең гектарга кукуруз чәчелгән, бу - планда каралган-ның 70 проценты чамасы. Бүген кукуруз, рапс, карабодай чәчәсе һәм бәрәңге утыртасы калган.
Министр республика территория-сендә яңгырларның аз булуына игътибарны юнәлтеп: "Синоптиклар яңгыр вәгъдә итми. Бүген туфракта булган дымны саклау зарур. Шул ук вакытта чәчүлекләрне зыян салучы бөҗәкләрдән саклауга зур игътибар бирү кирәк", - диде. Марат Әхмәтов моның өчен тырмаларга киңәш итте, бу процесс өчен кулланыла торган заманча авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйләде.
Республика буенча терлек азыгы шартлы рәвештә 1 баш терлеккә уртача 8 центнер чамасы калган, хуҗалыкларны азык запаслары белән тәэмин итү дә - көн кадагында торган беренчел бурыч.
"Без нинди һава шартлары буласын белмибез, шуңа күрә бөтен чараларны да күрергә кирәк: вакытында туфракта дымны саклау эшләре алып барганнар отачак, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов. - Бүген республика дымны саклау буенча технологияләрне актив кулланырга тиеш", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.
18 майда, якшәмбе көнне, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, башкарма комитет җитәкчесе Линар Закиров белән берлектә, район өстеннән самолетта очып узды һәм язгы кыр эшләренә бәя бирү, экологик чистарыну икеайлыгы кысаларында район территориясендәге санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау максатында кошлар оча торган биеклектән күзәтү ясады.
Бөгелмә районында сабан ашлыгына 45 мең гектар җир билгеләнгән. Бүгенге көндә 44 мең гектар мәйданда (98 процент дигән сүз) чәчү эшләре башкарылган. Язгы чәчү кампаниясе башланган көннән алып, авыл хезмәтчәннәре көненә уртача 3,5 мең гектар җиргә орлык чәчәләр. Техника чит илнеке һәм яңа булганга, иген игү культурасы бик югары.
Сәгать ярымга сузылган очыш вакытында район башлыгы бөтен территорияне карап чыкты. Илдус Касыймов җирле аграрийлар эшенә уңай бәя бирде - авыл хуҗалыгы предприятиеләре кыска срокларда язгы кыр эшләрен тәмамлап килә. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыкларда әле иске күпьеллык үлән басулары да бар икән, аларны кичекмәстән яңартырга кирәклеген искәртте район башлыгы.
Очыш вакытында районыбызның авыл җирлекләре башлыклары да үз эшчәнлекләренә уңай бәя алдылар. Санитар-экологик икеайлык кысаларында район территориясендәге барлык санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән.
Ә менә шәһәр чүплекләре торышы турында һич кенә дә моны әйтеп булмый. Бүгенге көнгә кадәр шәһәр территориясе тиешле дәрәҗәдә чис-
тартылмаган. Илдус Касыймов Сабан туйларына кадәр муниципаль районны санитар чистартудагы барлык кимчелекләрне бетерүне таләп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса