Район башлыгына – “Яңарыш” фондының Рәхмәт хаты
Казан Кремлендә гадәттәгечә ел саен уздырыла торган Хәйриячеләр китабын һәм "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының административ совет...
Казан Кремлендә гадәттәгечә ел саен уздырыла торган Хәйриячеләр китабын һәм "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының административ совет җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Районнар буенча иң актив иганәчеләр рәтендә - Бөгелмә һәм Чистай районнары. Аларның башлыклары - үзләре иганәче - Линар Закиров һәм Дмитрий Иванов та сәхнәгә чыгып, лаеклы бүләкләрен кабул итеп алдылар.
Болгарда кунакханә комплексын төзүдә төп иганәче дип "Татспиртпром" аталды. "Комплекс быел ук кулланылышка тапшырылачак", - дип сүз бирде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Шушы ук вакытка елга вокзалын һәм кунакханә комплексын тоташтырып торучы елга яры буендагы җәяүлеләр юлында да эшләрне бетерү планлаштырыла.
Болгар һәм Зөя утраучыгының музей тормышы да байыйачак. Зөядә Агач археологиясе музее ачылу да зур вакыйга булачак. "Агач музее дөньяның бер генә җирендә - скандинавия илләренең берсендә генә бар. Безнеке курган күренешендә булачак. Ул Россиядә беренче музей булачак", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты Дәүләт Киңәшчесе.
Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте.
Фото - ТР рәсми сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia