Район башлыгы “ТНГ-Групп” җәмгыяте ветераннарын котлады (+ФОТОЛАР)
Күкрәге орден-медальләр белән тулган ветераннар быел котлауларны май ае башында ук кабул итә башлады. Зур рәхмәтләргә, ихтирамга лаек кешеләр өчен янә җылы очрашулар оештырдылар. Шундый очрашуларның берсе "ТНГ-Групп" җәмгыятендә узды. Анда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарын шәһәр мэры Линар Закировта котлады. -Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезнең алда баш иябез. Сезнең батырлыгыгыз онытылмый,...
Күкрәге орден-медальләр белән тулган ветераннар быел котлауларны май ае башында ук кабул итә башлады. Зур рәхмәтләргә, ихтирамга лаек кешеләр өчен янә җылы очрашулар оештырдылар. Шундый очрашуларның берсе "ТНГ-Групп" җәмгыятендә узды. Анда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарын шәһәр мэры Линар Закировта котлады.
-Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезнең алда баш иябез. Сезнең батырлыгыгыз онытылмый, алар белән оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз горурланачак. Илне яклаган, аны сугыштан соң аякка бастырганыгыз өчен зур рәхмәт, - диде ул.
"Тантана" ресторанының өстәлләре янында урын алган ветераннар үткәннәрне искә алды, коллегалары белән очрашты. Аларның күңелен пешекчеләр генә түгел, ә чакырып алынган артистлар да күрде.
Әхмәтгали Баязитов тыл ветераны. Сугыш тәмамланганда аңа 17 яшь булган.
- Авыр замана иде. Бөтен авыр эш хатын-кызлар һәм минем кебек яшүсмерләр җилкәсенә төште. Урманда агач ектык, кырда сабан тарттык, көтү көттек, ачлы-туклы яшәдек. Ул вакытта "Барысы да фронт өчен, барсы да җиңү өчен!" дип эшләнелде, - ди ветеран истәлекләрен барлап.
- Ә мин ул авыр чорны хәтерләмим. Сугыш тәмамланганда миңа 5 яшь иде. Әтием яраланып кайтты да ике елдан вафат булды. Шул рәвешле ятим үстек. Әни балаларны тук итү өчен киез итек баса иде, йон оекбашлар бәйли иде, - дип сүзгә кушылды 20 ел "Татнефтегеофизика"да бухгалтер булып эшләүче Нурия Хәсәншина (сулдан беренче).
Ветераннар өчен 9 Май - олуг бәйрәм. Очрашуда аларга "ТНГ-Групп" җәмгыяте җитәкчесе Ян Шәрипов рәхмәтләр әйтте, ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов юбилей медальләре тапшырды һәм "Тепло в дар" акциясе кысаларында, бөгелмәләр кулы белән бәйләнгән плед бүләк иттеләр.
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 1 405 Бөек Ватан сугышы ветераны, 133 тол хатын, 1 196 тыл ветераны яши. Алар адресына әйтелгән җылы сүзләр үзләрен нурга коендырсын иде!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа