Район башлыгы Линар Закировның Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы
Кадерле бөгелмәлеләр! Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлыйм! Илебезнең дә, республикабызның да тарихында бик җитди көннәр буларак, бу бәйрәмнәр безнең һәрберебез өчен дә мөһим. Халыклар бердәмлеге көне -¬ нинди телдә сөйләшүгә, нинди диндә булуга карамастан, һәрбер кешенең дә киң илебезнең бер өлеше булып торуын искә төшерә...
Кадерле бөгелмәлеләр! Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлыйм! Илебезнең дә, республикабызның да тарихында бик җитди көннәр буларак, бу бәйрәмнәр безнең һәрберебез өчен дә мөһим.
Халыклар бердәмлеге көне -¬ нинди телдә сөйләшүгә, нинди диндә булуга карамастан, һәрбер кешенең дә киң илебезнең бер өлеше булып торуын искә төшерә торган көн. Бары тик бергә һәм бердәм булганда гына без теләсә нинди кыенлыкны җиңеп чыга, максатыбызга ирешә алабыз. Халыкларның бердәмлеге һәм татулыгы - бөек көч ул!
Татарстанда законлылыкның, гражданнарның иреге һәм хокукларының гаранты - моннан 24 ел элек кабул ителгән һәм төбәгебезнең төп кануны булган Татарстан Республикасы Конституциясе. Татарстан Республикасы Конституциясендә бәян ителгән хокукый идеаллар һәм әхлакый кыйммәтләр, максатлар һәм аларга ирешү юллары вакыт сынавын узды, үзләренең нигезле икәнен, киләчәге ышанычлы булуын раслады дип, тирән горурлык хисләре белән әйтергә ныклы җирлегебез бар.
Кадерле дуслар! Һәрберегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, мәхәббәт һәм аңлашу, үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртуда ныклык, хезмәттә яңа уңышлар һәм казанышлар телим.
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа