Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Район башлыгы Линар Закиров халык мөрәҗәгатьләрен тыңлады

Үткән атнада район башлыгы Линар Закиров халыкны кабул итте. Очрашуга иң беренчеләрдән булып мәктәп территориясен төзекләндерү соравы белән Кодаш урта мәктәбе директоры Наил Мөэминов килде. Аның сүзләре буенча, капиталь ремонт 2015 елда үткәрелгән. Хәзерге вакытта территориягә асфальт салу таләп ителә. Линар Закиров икенче елга объект юл катламын ремонтлау программасына керәчәк...

Үткән атнада район башлыгы Линар Закиров халыкны кабул итте.

Очрашуга иң беренчеләрдән булып мәктәп территориясен төзекләндерү соравы белән Кодаш урта мәктәбе директоры Наил Мөэминов килде. Аның сүзләре буенча, капиталь ремонт 2015 елда үткәрелгән. Хәзерге вакытта территориягә асфальт салу таләп ителә. Линар Закиров икенче елга объект юл катламын ремонтлау программасына керәчәк дигән уңай җавап бирде.

Эшмәкәр Павел Морозов төзелеш материаллары җитештерү буенча завод ачу соравы белән килгән. Аңа җитештерүне үстерү өчен җир участогы кирәк. Линар Закиров, төзелеш мохите проекты кысаларында, объектка шәхсән барачагын әйтте.

Шәхси эшмәкәр Флер Ибраһимов районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше соравын күтәрде. Физик мөмкинлекләре чикле Илдар Исмәгыйлов гражданнарны рәсмиләштерүдә ярдәм итүләрен сорады. Мөрәҗәгать итүчеләр барысы да уңай җавап алдылар, якын арада сораулар чишеләчәк.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгының гражданнарны шәхси кабул итүе атна саен үтә. Теләге булган һәрбер кеше, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, үзенең проблемасын чишә ала. Кабул итүгә көн саен 14 - 17 сәгатьләрдә, 4-38-65 телефоны буенча (эчке - 111) язылырга мөмкин.

Марина КОЛЕСНИКОВА.

А.Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса