Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Һәр эшне вакытында башкару мөһим

Районда чәчү кампаниясенә йомгак ясарга өлгерделәр генә әле, ә хуҗалыклар механизаторлары инде терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.

Терлекчелек өлкәсендәге продуктивлык әлеге мөһим чараның ничек оештырылуына һәм вакытында башкарылып чыгуына бәйле.

Әлеге олы эшкә керешер алдыннан барлык авыл хуҗалыкларында традицион рәвештә мал азыгы җыю техникасы паркын һәм әзерләгән азыкны саклау урыннарын, шулай ук хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм механизаторларга түләү шартларын тикшерделәр. Бу мөһим чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Комиссия йомгаклары буенча басуга эшкә чыгар өчен 13 азык җыю комбайны, 34 пресс-җыючы, 14 төрле модификациядәге үзйөрешле чапкыч,   зур йөк арбасы булган 8 трактор һәм 66 берәмлек техника юллама алды.

Районда барлыгы 12 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптырырга кирәк. Иң күп уңдырышлы җирләр “Северная Нива Татарстан” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесенә туры килә, ул сөт җитештерү буенча специальләшә. Анда бер савым сыерына бик күп сыйфатлы азык таләп ителә.

– Басуга иртәнге алтыда чыгабыз, кичке сигездә кайтабыз, – ди киң профильле механизатор Алексей Семенов. – Ремонт, техникага ягулык салуны, төшке һәм кичке ашларны кырда ук тәэмин итәләр. Сменага 62 гектар люцерна чабарга кирәк, чынлыкта исә заманча техникада булгач, һава торышы яхшы торганда, күбрәк эш башкарыла. Участокны чабып бетерүгә, икенчесенә күчәбез, анда 215 гектардан яшел массаны җыеп алырга кирәк. Хезмәт шартлары бик яхшы, дөрес, кайчагында куяннар, төлкеләр комачаулап куя. Урман җәнлекләре һич көтмәгәндә куе үлән арасыннан чабып чыгып, туп-туры чапкыч көпчәкләре астына килеп эләгергә мөмкин.

Әйтергә кирәк, Алексей агросәнәгать комплексында яңа кеше түгел. Яшь булуына карамастан, ул авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә бай тәҗрибәгә ия инде. Аңа һәрвакыт иң катлаулы участокларны ышанып тапшыралар,чөнки аның җаваплылыгына исәп тоталар. Ул чәчә дә, сөрә дә. Быел яз 1 200 гектар мәйданда сабан культуралары чәчкән. Урып-җыю кампаниясеннән соң гаражда техника әзерләү белән шөгыльләнә. Кирәк булганда,  терлекчелек фермасына сусыл азык ташый.

“Северная Нива Татарстан” җәмгыяте белән беррәттән, М. Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә терлек азыгы әзерләүчеләр дә эшне активлаштыра. Хуҗалык игенчеләре кыска вакыт эчендә, уҗымнарны санамыйча, дүрт мең гектардан артык уңдырышлы җирләргә сабан культуралары чәчкәннәр. Бүген аграрийлар югары темплар белән җәмәгать терлекләрен сусыл азык белән тәэмин итү өчен тырышалар.

– Гомумән алганда, игенчеләребез язгы кыр эшләрен тиешле дәрәҗәдә төгәлләделәр, – дип сөйли Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Николай Краснов. – Азык әзерләүгә дә алар актив һәм үз вакытында керештеләр. Билгеле булганча, терлекләрне сыйфатлы тукландыру – сөт һәм ит җитештерүнең уңыш нигезе. Бу көннәрдә авылда күп юнәлешләрдә эш кайный, барысына да өлгерергә кирәк. Игенчеләр игеннәр тишелеп чыкканчы да, алар тишелеп чыккач та җирне тырмалау белән шөгыльләнәләр, басуларны чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртәләр, үсемлекләрне яфраклардан һәм тамырдан тукландыралар. Авылда башка мәшәкатьләр дә бар. Кыскасы, эшсез утырмыйлар. Киләчәк уңышка нигез салдылар, хәзер тырыш хезмәттән яхшы нәтиҗә көтәргә хокуклылар.

Мәгълүмат өчен. Бөгелмә районында, җәмәгать секторында, 5 178 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 1 592се – савым сыерлары. Төрле төр азыкны исәпкә алып, Бөгелмә механизаторлары алдына бер шартлы терлеккә 24 центнердан да ким булмаган күләмдә азык берәмлеге, шул исәптән печәнне – 7 745 тонна, сусыл азыкны – 23 780 тонна, саламны 4 мең тоннадан артык әзерләү бурычы куелган. Чынлыкта 600 гектарга якын күпьеллык үлән чаптырылган, шуның 400 гектарга якыны – сенаж өчен. Бу азыкның 300 тоннадан артыгы даими саклау урыннарына урнаштырылган инде. Беренче кат чабу июнь уртасына кадәр тәмамланырга тиеш.

Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, Северная Нива Татарстан җәмгыятендә 13 100 баш савым сыерга исәпләнгән өч сөт комплексы төзү буенча эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел Наратлыда эшләр бара, анда узган көз 806 баш тана кайтарылган. Бүгенге көндә көтү 53 баш бозау исәбенә тулыланган инде.

Кредит траншын алганнан соң, агымдагы атна дәвамында әлеге проектны гамәлгә ашыруны активлаштыру планлаштырыла. “Карусель” саву җайланмасы урнаштырылган заманча сөт залы төзеләчәк. Ә көзгә табарак терлекләр тоту өчен тагын ике бина һәм бозаулар үстерү өчен урын файдалануга биреләчәк.

Икенче сөт комплексын Иске Сумароково авылында төзү планлаштырыла. Аның төзелеше өчен участок билгеләнгән инде. Җирне ызанлау бара, тиешле документлар әзерләнә. Биредә алты мең баш савым сыеры булырга тиеш. Бу Бөгелмәдә генә түгел, гомумән Татарстан буенча иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе булыр дип ниятләнә. Комплексны файдалануга тапшырганнан соң эшчеләр һәм белгечләр кирәк булачак. Димәк, дистәләрчә кеше эшкә урнаша алачак.

Рөстәм БАРИЕВ.

Механизатор Алексей Семенов. /ФОТО:Сергей БРЮХАЧЕВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса