Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, социаль объектларда булып, анда төзелеш һәм реконструкция эшләре торышы белән танышты.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
җирле хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Руслан Йосыпов фотосы.
Березовка поселогында яңа күпфункцияле үзәк авыл халкы өчен үзенең ишекләрен август аенда ачар дип көтелә. График нигезендә эшнең тәмамлану вакыты 20 август дип билгеләнгән.
Төзелеп бетеп килүче объект янында, анда шулай ук фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак, район башлыгы үзәкнең тирә-юнен төзекләндерүгә аеруча игътибар бирүне йөкләде. Август урталарында анда асфальт юл салыначак, газон ясап, яшь үсентеләр утыртылачак. Подряд оешмасы - җаваплылыгы чикләнгән "189 нчы төзү-монтаж поезды" җәмгыяте төзүчеләре бүгенге көндә графиктан бераз калышсалар да, эшне вакытында тәмамлау өчен аларга ярдәмнең барлык төрләре дә булдырылган: бик тә вакытлы финанс ярдәме күрсәтелгән һәм өстәмә эшче көчләр бирелгән. Мәдәният йорты өчен җирле фабрикаларга җиһаз һәм пәрдәләргә, сәхнә костюмнарына заказ җибәрелгән инде. Илдус Касыймов тиз арада отделкалау эшләрен башларга, түбә ябуны тизләтергә күрсәтмә бирде. "Көн саен кичләрен төзелеш һәм реконструкцияләү барган социаль объектларда булып, эшнең торышы белән һәрдаим та-нышып торачакмын, - диде ул. - Төзелеш барышында килеп туган мәсьәләләрне бергәләп чишәчәкбез".
Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре булдыру республика программасы нигезендә, Бөгелмәдә дә "Әкият" балалар бакчасында реконструкция бара. "ПСБ-2" төзүчеләре фасадны яңарту, бинаның эчен ремонтлау, тирә-юньне төзекләндерү кебек мөһим эшләр башкаралар. Бүген биредә эш, чын мәгънәсендә, "кайный". Илдус Касыймов бакча тирәсен уратып алган койма белән кызыксынды. Подрядчы оешма вәкиле әйтүенчә, ул алыштырылачак. Шулай ук "Әкият" территориясендә әкияти фигуралар - кече архитектура формалары барлыкка киләчәк.
"Без бүген тулы ышаныч белән әйтә алабыз, быелгы программаларга кергән барлык объектларда да эш вакытында тәмамланачак, - дип җавап бирде район башлыгы журналистларның соравына. - Подряд оешмалары булган кимчелекләрне тиз арада төзәтәләр, ә кирәк ярдәмне күрсәтергә без һәрвакыт әзер".