Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Профсоюзлар яшәячәк

Бөгелмәдә Татарстан республикасының Профсоюзлар Федерациясе көне булып узды. Семинар-киңәшмәдә шәһәр хакимияте вәкилләре, эшмәкәрләр, оешма һәм предприятиеләрнең профсоюз активистлары, кадрлар белән эш итүчеләр, юристлар катнашты. Киңәшмәне ТР Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова алып барды. Ул көн кадагында торган җитди мәсәләләргә тукталды. Хезмәт хакын күтәрү, хезмәтне саклау кебек сораулар бүген аеруча актуаль...

Бөгелмәдә Татарстан республикасының Профсоюзлар Федерациясе көне булып узды. Семинар-киңәшмәдә шәһәр хакимияте вәкилләре, эшмәкәрләр, оешма һәм предприятиеләрнең профсоюз активистлары, кадрлар белән эш итүчеләр, юристлар катнашты.

Киңәшмәне ТР Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова алып барды. Ул көн кадагында торган җитди мәсәләләргә тукталды. Хезмәт хакын күтәрү, хезмәтне саклау кебек сораулар бүген аеруча актуаль булып тора. Профсоюз вәкилләрен хезмәт һәм пенсия законнарның үтәлеше дә, тормышка ашырылуы да борчый. Шушы проблемаларны күздә тотып профсоюз хезмәткәрләре алга карап эш итү юлларын эзләде, киләчәккә яңа планнар корды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса