Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Проблемаларны уртага салып…

Узган шимбәдә - 19 апрель көнне Бөгелмәдә, "Единая Россия" көннәре" проекты кысаларында, партиянең киң масштаблы акциясе булып узды.

Әлфия МОСТАФИНА.
Марина Колесникова фотосы.
Шушы чарада катнашу өчен шәһәребезгә ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Единая Россия" партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, партиянең региональ бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, партиянең региональ бүлеге политсоветы әгъзасы, партия Татарстан региональ бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев һәм башка рәсми затлар килгән иде.
Көн дәвамында министрлык җитәкче-белгечләре, депутатлар, төркемнәргә бүленеп, биш мәйданчыкта эшче-белгечләр һәм халык белән очрашып, аларны тыңладылар, гозерләрен теркәп алдылар. Мәсәлән, Карабаш бистәсендә узган очрашу вакытында халыкны җирле амбулаториядә Казаннан килгән республика клиник хастаханәсе табиблары кабул итте. Шулай ук, "Единая Россия" көннәре" акциясе кысаларында, РФ Пенсия фондының Бөгелмә бүлеге күчмә клиентлар белән эшләү хезмәте белгечләре дә халык белән очрашуга килгән иде.
Ә ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов белән үзәк хастаханәдә булып, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары өчен төзекләндерелгән палаталарны карап йөрделәр. Эшмәкәрләребез ярдәме белән биредә һәр бүлектә берничә палатада нәкъ менә шушы олуг хөрмәткә һәм ихтирамга лаек затлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган.
Традиция буенча муниципаль районның партия активы белән "Единая Россия" партиясенең региональ бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова очрашты. Ә Бөгелмә муниципаль районының җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ул көнне халыкны ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, парламент депутаты Лариса Малыхина кабул итте. Аңа гозер белән өлкән яшьтәге 11 бөгелмәле килгән иде. Аларны һәрвакыттагыча торак-коммуналь хезмәтләрендәге җитешсезлекләр, төзекләндерелмәгән юллар, халыкка медицина ярдәме күрсәтүдәге проб-лемалар борчый икән. Депутат үзенең киңәшләр бирүен, ә кайберләре буенча район хакимиятенә запрослар җибәреләчәген хәбәр итте.
Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре белән ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина очрашты.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, бу көнне очрашулар узган барлык биш мәйданчыктагы халыктан министрлык вәкилләренә, депутатларга җиткерелгән сораулар җыйналып, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланачак икән.
Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесендә узган очрашуда ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хәйруллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев һәм Дәүләт торак инспекция-
се начальнигы урынбасары Руфан Галиев катнашып, коммуналь өлкәдәге проблемалар турында сөйләштеләр.
"Единая Россия" көннәре" акциясе кысаларында, Бөгелмәдә җитештерү һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеге турында да фикер алышулар булды.
Соңыннан Техника йортында шәһәр-район халкы белән йомгаклау очрашуы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Единая Россия" партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмәдә хезмәт хаклары буенча бурычларның күп булуын иң беренчел проблема дип атады. Ул шулай ук Бөгелмә муниципаль районында җитештерүнең бик тә түбән булуын ассызыклап узды - район муниципалитетлар рейтингында 34 (?!) нче урында тора.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районының фельдшер-акушерлык пунктларына 30 глюкометр тапшырды. Бүләкне районның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Иршат Измайлов кабул итеп алды. Парламент җитәкчесе шулай ук "Единая Россия" партиясенең яңа әгъзаларына партбилетлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса