Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Президент указы белән Алексей Песошин Премьер-министр вазифаларын башкаручы итеп куелды

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Әлеге документ кичә имзаланды. «Республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Валерьевич Песошинга, республика Премьер-министры билгеләнгәнче, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаруны тапшырырга», - диелә имзаланган көннән үз көченә керүче указда. Исегезгә төшерәбез,кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдар Халиковның,...

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Әлеге документ кичә имзаланды.

«Республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Валерьевич Песошинга, республика Премьер-министры билгеләнгәнче, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаруны тапшырырга», - диелә имзаланган көннән үз көченә керүче указда.

Исегезгә төшерәбез,кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итү үтенечен канәгатьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса