Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Президент кушуы буенча

Россия Федерациясе Президенты В. Путин кушуы буенча 30 май көнне Бөгелмәдә РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе начальнигы О. Морозов булып китте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ә. Сәфәров, ТР прокуроры И. Нәфыйков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л. Сафин, ТР эчке эшләр министры урынбасары И. Китов, ТР сәламәтлек...

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотосы.
Эшлекле визит РФ Президенты кабул итү бүлегенең күчмә форматында узды, Бөгелмә гражданнарының мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә оештырылды.
Олег Морозов Россия Президентының кабул итү бүлегенә гозер-мөрәҗәгатьләрен юллаган гражданнар белән очрашты. Атап әйткәндә, уен салонының эшчәнлегенә, поликлиникада медицина хезмәте күрсәтүгә, күп квартирлы йортларда капиталь ремонт уздыруга, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүгә, шәһәр күперләренең берсен капиталь ремонтлауга бәйле со-раулар күтәрелде.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсе начальнигы җаваплылыгы чикләнгән "Русь" җәмгыяте - тәрәзә һәм ишекләр ясый торган заманча завод эшчәнлеге белән дә танышты; быел гына ачылган яңа бала тудыру йортында булды; "Газпром - детям" программасы кысаларында төзелгән "Факел" спорт комплексында шөгыльләнә торган спортчылар белән очрашты.
Очрашу нәтиҗәләреннән чыгып, күтәрелгән һәрбер сорауга җаваплар бирелде. Олег Морозов шәһәр һәм район җитәкчелеге эшчәнлеген уңай бәяләде. Мөрәҗәгатьләрнең барысы буенча да аларны хәл итүнең төгәл вакыты, алгоритмнары билгеләнгәнен әйтеп узды.
"Гражданнар мөрәҗәгатьләре мәсьәләсендә без шәһәр җитәкчелегеннән уңай сигналлар алдык - алар хәл ителәчәк. Бу сораулар Россия Президенты контролендә торачак", - дип ышандырды О. Морозов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса