Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Почта хезмәткәре булу җиңелме?

Халыкны берләштерү кайсы һөнәр ияләренең миссиясе дип уйлыйсыз? Почта хезмәткәрләренеке. Почтальон дигәч, күз алдына хат ташучы, газета өләшүче килеп баса. Бүген аларның вазифалары күпкә арткан булса да, почта тартмаларына периодик матбугат салу төп бурычларының берсе булып кала бирә. Алар үз участокларында яшәгән һәр кешне яхшы белә. Алай гына да түгел,...

Халыкны берләштерү кайсы һөнәр ияләренең миссиясе дип уйлыйсыз? Почта хезмәткәрләренеке. Почтальон дигәч, күз алдына хат ташучы, газета өләшүче килеп баса. Бүген аларның вазифалары күпкә арткан булса да, почта тартмаларына периодик матбугат салу төп бурычларының берсе булып кала бирә.

Алар үз участокларында яшәгән һәр кешне яхшы белә. Алай гына да түгел, кайбер почта хезмәткәрләре үз эшен шулкадәр җитди башкара ки, пенсия, субсидия, газета-журналлар алучы кешеләр белән телефоннан элемтәдә тора. Алар пенсия, яисә субсидия килгән көнне өйдә булу-булмауларын белешеп тора. Бу бүгенге почтальонның эшләү рәвеше.

Юлия Соколовская шундыйларның берсе (рәсемдә). Ул 1 нче элемтә почта бүлегендә икенче елын эшли. "Уңай графиклы эш эзләдем. Ике яшь бала үстергән ана өчен почтальон һөнәре менә дигән вариант", - дип канәгатьлек белән сөйли ул үз эше турында. Хезмәттәшләре дә аны мисал итеп куя, кыска гына вакыт эчендә Юлия Владимировна үз эшенең остасына әверелгән. Почта һөнәрен үзләштерә гене башлаган яңа хезмәткәрләргә ул үрнәк булып тора.

Ләкин эшнең була төрле яклары. 1 нче почта бүлеге хезмәткәрләренең халыкка мөрәҗәгате бар. Алар почта тартмаларының начар халәте, яисә аларның бөтенләй булмавыннан зарлана. Газета, квитанция, хатларны китергән вакытта аларны салырга урын булмау сәбәпле, берерәр җиргә кыстырып китәргә мәҗбүр була. Ә бит һава торышының була төрле чагы. "Алар юешләнә калса, без, почта хезмәткәрләре, гаепле булабыз бит", - дип хафалана алар. Юлия Соколовская халыкка аңлатуның файдасын күрмәгәч, үзе белән пакетлар йөртә башлаган. Юлларның начарлыгы, яисә аларның гомумән булмавы да почта хезмәткәрләренең эшендә киртә тудыра. Бөгелмәнең "Поле чудес" районы үскәннән-үсә бара. Яңадан-яңа йортлар төзелә тора, ә юллар тиз генә салынмый, урам исемнәре язылмый. Шул участокта эшләүчеләр гомуми тартма булдыруны сорый. "Андыйлар инде Бөгелмәнең кайбер районнарында урнаштырылган һәм ул безнең өчен генә түгел, ә анда яшәүчеләр өчен дә бик кулай булыр иде", - ди почта хезмәткәрләре.

Сүз уңыннан:

Ни өчен сүзне почта хезмәткәрләре турында кузгаттык соң? Чөнки алар безнең беренче ярдәмчеләребез. Алар сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, безнең газета белән берләштереп торучылар.

2018 елга газетабызга язылу дәвам итә. 1 декабрьдән "Әбүнәчеләр ункөнлеге" башланып китә. Ташламалы бәядән язылып калырга соңармагыз. Безнең белән калыгыз!

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса