Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Печәнгә төштек

Сабан туйлары узу белән хуҗалыклар мал азыгы әзерләүгә кереште, печәнгә төште. Аграрийлар алдында кышка мал азыгы әзерләү өчен, барлык техниканы һәм көчне туплап, кыска вакыт эчендә күпьеллык үләннәрне чабу һәм җыеп алу бурычы тора.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Быел Бөгелмә районының авыл хуҗалыклары 5 100 тонна печән, 16 580 тонна сенаж, 17 150 тонна силос әзерләргә тиеш. Әлеге планны тормышка ашыру эше инде башланып китте. Бер атна эчендә авыл хезмәтчәннәре 1 баш шартлы терлеккә 1,09 центнер азык берәмлеге әзерләп тә куйган.
Күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу 6 793 гектар җирдә башкарыласы, шуның 25 проценты җыелган. 1 мең гектардан яшел үлән, 208 гектардан сенаж (1 200 тонна) әзерләнгән.
Алдынгылар рәтендә "Акбаш", "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җәмгыятьләре һәм "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык тора. Калганнар да алардан калышмаска тырыша. "Хәзер печәннең өлгергән чагы, чәчәк ата башласа, ул туклыклылыгын югалта!". Бу сүзләрне "Березовка" җәмгыяте директоры Радик Сафиннан ишеттек. Биредә басуларда язгы эшләрне тәмамлап, печән әзерләүгә керешкәннәр. Аны фермер хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән эшлиләр. Пе-
чәнне чапкач, ике көннән җыеп алырга планлаштыралар. Моннан тыш, бер атнадан соң әлеге хуҗалык люцерна җыюга керешәчәк. Малларга азык әзерләүне атна-ун көн дигәндә тәмамларга ниятлиләр. "Быел яңгыр мул булгач, печән дә яхшы, буйга да күтәрелде, куелыгы да әйбәт. Малларга кыш чыгарлык азык әзерли алырбыз, шәт", - дип шатлана Радик Сафин.
Моннан тыш, басуларда шытымнарны чүп үләннәреннән арындыру эшләре бара - 31,7 мең гектар җир бүгенге көндә эшкәртелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, җөмһүриятебездә 34,72 тонна азык әзерләнгән. 1 баш шартлы терлеккә якынча 0,59 центнер азык берәмлеге туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса