Олысына-кечесенә – бар халык өчен
Тема дня

Олысына-кечесенә – бар халык өчен

Әлмәт ягыннан Бөгелмәгә килеп кергәндә, күпләрнең игътибарын төзелеп килә торган үзенчәлекле бина җәлеп итә.

Юл буендагы агачлар киселгәч, аның мәһабәтлеге, башка корылмалардан аерылып торуы тагын да ачыграк күренә башлады. Бу бинаның мәчет булачагын шәһәрдәшләребезнең күбесе беләдер дә.

Үзенчәлекле архитектура белән салынып килә торган, территориясе олы бер мәдәни комплексны хәтерләткән яңа мәчетнең тышкы эшләре тәмамлануга таба бара.

Төзелеш әллә каян үзенә җәлеп итә. Аның мегапроект икәне мәчеткә алып керә торган юллары,  территориясенең зурлыгы инде бүгенге көнгәчә башкарылган эшләреннән күренеп тора. Корбан бәйрәменә әзерлек көннәрендә без Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш районнары казые Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВтан  яңа мәчет төзелеше хакында сораштык һәм ул  түбәндәгеләрне сөйләде.

– Алла боерса, мәчетебез чынлап та зур, үз эченә күп хезмәтне туплаган комплекс булачак. Мәчет бинасы эчендә җәмәгать намазлары, мәдрәсә укулары оештырылып кына калмыйча,  сәләмәтлекләре чикләнгәннәр белән дә махсус аерым эш алып барылачак. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,   экстремизмга каршы дәресләр оештырылачак.

Мәчет ихатасында исә футбол, баскетбол мәйдәнчыклары, велосипед юллары төзибез. Бик матур парк ясыйбыз.

Машина куяр өчен зур уңайлы парковка булачак. Ел әйләнәсендә мөселманнар арасында, төрле спорт чаралары уздырганда, төрле җирдән   арендага урын эзләргә  туры килә иде. Инде комплекс төзелеп беткәч, бу чараларны үзебездә оештырачакбыз.

Намазга килгән дин кардәшләребезгә дә рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнү, ял итү мөмкинлеге туачак. Әти-әниләренә ияреп килгән балаларга да  уйнарга урын булачак. Әлбәттә, комплекска караган спорт мәйданчыклары, парк, мәчеткә йөрүчеләр өчен генә түгел, бөтен шәһәр халкы өчен дип булдырыла.

Ике ел элек беренче ташы салынган мәчетне быел  төзелеп бетәргә ниятләгән идек. Әмма һәр нәрсәгә – Аллаһы Тәгаләнең үз планы. Шулай да салкыннарга кадәр тышкы эшләрне тәмамлап, утын, суын, газын кертеп калдырсак, эчке эшләрен кышкы айларда да башкарырбыз дип торабаз.Төсле пыялалардан җыеп эшләнәсе, бер як стенаны алып торган мозаика-тәрәзәне дә салкыннарга кадәр  бетерергә кирәк.

Эш гөрли. Аллаһы Тәгалә йорты булгач, ярдәм үзе әллә каян килеп тора. Төзелешкә дип, махсус акча бирүчеләр дә күп, аерым оешмалар да бер вакытта да “юк” дими. Бу уңайдан Илдар Минушев җитәкчелегендә төзелешнең инициатив төркеме актив эшли.

Әлфия ХАФИЗОВА

Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм Әлфия Хафизова фотолары