Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Очрашулар дәвам итә

Иртәгә, 27 июнь көнне, башкалабыз Казанның Теннис академиясе бинасында "Единая Россия" сайлаучылары Татарстан Республикасы Президентлыгына кандидатлар белән очрашачак.

Мәгълүм булганча, 13 майдан алып, 5 июньгә кадәр республикада 12 иҗтимагый оешма вәкилләре Президент праймеризларында катнашу өчен кандидат итеп Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим иттеләр. Әлеге оешмалар арасында җөмһүриятебезнең предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, студентлар лигасы, фермер, крестьян һәм авыл хуҗалыгы товарларын кулланучылар кооперативлары, "Без бергә!" хәрәкәте активистлары, ветераннар һәм башка оешмалар вәкилләре дә бар иде. Шул ук вакытта алдан тавыш бирүләрдә катнашу өчен тагын өч кандидат тәкъдим ителде: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия Президенты администрациясендә эчке эшләр идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Олег Морозов.
Иртәгә булачак очрашуда сайлаучылар әлеге дүрт кандидат арасыннан сайлау юлы белән өчесе өчен тавыш бирәчәк. Аннан соң, праймериз нәтиҗәләре нигезендә, "Единая Россия" партиясенең июль аеның беренче ункөнлегендә узачак конференциясендә Татарстан Республикасы Президентлыгына кандидат тәгаенләнәчәк.
Очрашуның Теннис академиясендә уздырылуы да очраклы түгел, ул киң күләмдә үтәчәк. Биредә республиканың 33 иҗтимагый оешмасыннан 818 вәкил һәм "Единая Россия" партиясеннән дә 818 сайлаучы катнашачак.
Очрашуга баручылар республиканың барлык шәһәр һәм муниципаль районнарыннан сайланган. "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиевнең: "Бары тик "Единая Россия" партиясе генә сайлау алды көрәшендә катнашу өчен кандидатлар турында шулай ачыктан-ачык, киңәйтелгән рәвештә һәм зур җаваплылык белән фикер алыша. Башка бер генә партия дә мондый алымны кулланмый", - ди-гән сүзләрендә хаклык ята. Партиянең җирле башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук Бөгелмә муниципаль районыннан 27 июнь көнне Казанда узачак очрашуда 46 кеше катнашасын әйтте. Алар арасында партия, шәһәр һәм районда эшләп килүче иҗтимагый оешма вәкилләре дә бар. Мәсәлән, "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый оешмасының Бөгелмә бүлеге рәисе Марат Хәлиуллин әлеге очрашу турында: "Быел сентябрь аенда республикабызда мөһим сайлаулар булачак. Иң әһәмиятлесе, әлбәттә, Татарстан Президентын сайлаулар дип уйлыйм. Шуңа күрә партиянең алдан тавыш бирүләр үткәрүенә бик тә җаваплы карарга кирәк. Үзем исә очрашуга Бөгелмәдән Казанга баручы кандидатлар арасына эләгүем белән бик тә горурланам. Республикабызның киләчәген хәл итү эшендә катнашуыма чиксез шатмын", - дип, фикерләре белән уртаклашты. Очрашудан кайткач исә алган тәэсирләрен дә җиткерергә ышандырды.
Үз чиратында, без якташларыбызга хәерле юллар, очрашуда лаеклы катнашып, уңай нәтиҗәләр белән кайтуларын телибез.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса