Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

НТВ каналында иртәгә карый аласыз

Гаделлек тантана итсен!

Бу арада интернеттагы социаль челтәрләр, телефоннардагы “Ватсапп” кушымтасы Бөгелмәнең моннан ел ярымлап элек юл һәлакәтенә тарыган “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүче язмышына кагылышлы хәбәрләр белән “шыплап тулган”: 2016 елның 1 декабрендә кома хәлендәге авыруны Казанга озату өчен аэропортка ашыга торгын “Ашыгыч ярдәм” машинасын, хәтерләсәгез, Гафиятуллин – Кызыл Армия урамы чатында бер иномарка – “Fiat” бәрдергән, бәрелү көченнән реаномобиль читкә “сикереп” авып төшкән һәм анда медиклар, бер җәяүле зыян күргән иде. Бу хакта безнең газетада Гөлчәчәк Вәлиеваның “Ярдәм күрсәтүче медиклар бүгенге көндә үзләре медицина ярдәменә мохтаҗ” дигән язма дөнья күрде (7 декабрь, 2016 ел).

Әлеге вакыйга буенча тикшерү һәм суд эшләре бүгенге көнгә кадәр дәвам итә һәм бу вакыйга, җәмәгатьчелектә күп сораулар тууга сәбәп булып, җитди  резонанс алды. Үз эшенең остасы дип саналган,  ул вакытка ук инде 15 еллык стажы булган реаномобиль йөртүче Р. Хәйбуллинны яклап, хәзер халык күтәрелде. Гаделлек тантана итүне өметләнгән бөгелмәлеләр, үзәк “НТВ” каналы журналистлары киләсен белеп, 2 август көнне шәһәребезнең “Ашыгыч ярдәм” станциясе бинасы каршында җыелды. Очрашу барышында төшерелгән язманы Мәскәү  репортёрлары 03 август яңалыклар чыгарылышында күрсәтергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса