Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Нәүрүзне бәйрәм иттек!

39нчы "Соловушка" балалар бакчасында халык фольклор бәйрәмнәрен үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге юнәлештә эшне дәвам итеп, балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте. Күңелле чараны татар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре - Л. Багдасарян, Р. Гатиятова һәм музыка җитәкчесе Т. Кадыйрова әзерләде. Билгеле инде, бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикә булды. Балалар шигырьләр...

39нчы "Соловушка" балалар бакчасында халык фольклор бәйрәмнәрен үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге юнәлештә эшне дәвам итеп, балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте. Күңелле чараны татар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре - Л. Багдасарян, Р. Гатиятова һәм музыка җитәкчесе Т. Кадыйрова әзерләде.

Билгеле инде, бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикә булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, мәкаль-әйтемнәр әйттеләр, халык уеннарын уйнадылар.

Чара ахырында алар агач ботагына төрле төстәге тасма-теләкләр бәйләделәр һәм баллы күчтәнәчләр кабул итеп алдылар.

Л. БАГДАСАРЯН,

Т. КАДЫЙРОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса