Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

"Нәүрүз" мөбәрәк булсын!

Яз белән җәй кавышкан көннәрдә төрки телле халыкларның театрлары фестивале шаулап узды. Тугандашлар «Нәүрүз»гә унынчы тапкыр бергә җыелдылар. Бергә җыела, туплана белү - туганлык һәм дуслыкның иң күркәм сыйфаты.

Бүгенге вәзгыятьтә бу бигрәк тә зарур. Агрессив дәүләт сәясәтчеләре уйлап чыгарган глобальләшү дигән нәрсә үзенең мәкерле эшен эшли. Җир йөзеннән аз санлы халыклар һәм аларның асыл телләре акрынлап юкка чыга. Моны «глобальләшү теоретиклары» табигый процесс дип аңлатырга маташалар. Бу - ялган. Ходай дөньяны төрле-төрле итеп яраткан. Үсемлекләр дә төрле, хайваннар дөньясы да төрлелеге белән камил. Халыклар да шулай. Әгәр дә глобальләшү табигый процесс икән, димәк без ахырзаманга якынлашабыз, димәк, кешелек дөньясы Алла тарафыннан үлемгә хөкем ителгән. Анда инде бер халыкка да - аз санлысына да, күп санлысына да ташлама булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса