Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Нәүрүз гүзәле – яз гүзәле

Җиһанга яз аваз салган чорда төрки халыкларның күркәм бәйрәме бар. Ул исә - Нәүрүз. Татар мәдәният үзәге аны үз итеп, "Нәүрүз гүзәле"н сайлау бәйгесен традициягә кертеп җибәрде. Менә инде ничә еллар Бөгелмә районы һәм шәһәре чибәрләре үзара уңганлыкта көч сынаша. Конкурста катнашучы кызларның сәләтләрен күреп, хушың китәрлек. Танышу бәйгесендә үк...

Җиһанга яз аваз салган чорда төрки халыкларның күркәм бәйрәме бар. Ул исә - Нәүрүз. Татар мәдәният үзәге аны үз итеп, "Нәүрүз гүзәле"н сайлау бәйгесен традициягә кертеп җибәрде. Менә инде ничә еллар Бөгелмә районы һәм шәһәре чибәрләре үзара уңганлыкта көч сынаша.

Конкурста катнашучы кызларның сәләтләрен күреп, хушың китәрлек. Танышу бәйгесендә үк алар үзләренең "Нәүрүз гүзәле" титулына лаек булуларын исбатларга кереште. 6 кызның һәркайсы, җыр, бию, сәнгатьле сөйләм дисеңме, барысын да булдыра. Ләкин берсе үзенең курайда уйнавы белән бар кешене таң калдырды. Ул Карабаш кызы Розалина Рамазанова иде.

Бәйгенең икенче өлешендә кызлар үз сәләтләрен ачып бирүне дәвам иттерде. Буй-сыны, гүзәллеге, бию осталыгы белән 1 нче мәктәп укучысы Камилә Галиева күңелләргә кереп калды. Кайберәүләр бер генә түгел, ә берничә сәләтен күрсәтергә өлгерде. Шундыйларның берсе Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы Лия Хәмитова иде. Ул шигырь белән башлап җибәрде һәм татар милли биюе белән төгәлләде үз чыгышын.

Милли ашлар бәйгесенә кызларның барысы да тырышып әзерләнгән. Гөбәдия дисеңме, өчпочмак дисеңме, бар да алар кулыннан килә икән. Ләкин бер конкурсант башкалардан аерылып торыйм дип, 7 төрле татар халык ашы әзерләп алып килгән. Кыстыбый, коймак, бавырсак, чәкчәк, вак гөбәдия, өчпочмак һәм урама белән шаккатырды Лия Хәмитова! Ә менә Айнура Мусаева, азәрбайҗан милләте кызы, чәкчәк, пәхләвә һәм аш әзерләп килгән иде. "Аш" дигәне, без күнеккән аш түгел, ә безнеңчә пылау булып чыкты.

Конкурста ике Алинә бар иде. Берсе Алинә Гыйззәтуллина, 3 нче мәктәп укучысы. Соңгы костюмнар яклау бәйгесендә ул табигать алиһәсе ролен башкарды. Бу образ юкка гына сайланмаган чөнки бәйгенең төп идеясе Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланган. Икенчесе - Алинә Соколова, 2 нче лицей укучысы. Ул ак каен костюмын яклап чыкты.

Кайбер конкурсантлар баллар буенча бертигез барды. Ләкин бәйге булгач, җиңүче дә булырга тиеш. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, биредә җиңелүчеләр юк. "Тамашачы мәхәббәте" - Айнура Мусаевага, "Табигать кызы" - Алинә Гыйззәтуллинага, "Яз гөле" - Алинә Соколовага, "Милләт кызы" - Камилә Галиевага, "Талантлы кыз" исеме Розалина Рамазановага бирелде. "Нәүрүз гүзәле" исеменә Лия Хәмитова ия булды.

Ләйсән Бикбулатова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса