Һөнәр базарында югалып калмас өчен
Һөнәр сайлау - һәркемнең тормышында бик тә катлаулы һәм җаваплы адым. Сайлаган һөнәреңә гомер буе тугрылыклы булып кала алырсыңмы, әллә беркадәр вакыт узганнан соң, ялгыш адым ясавыңны, бу эшнең синеке түгел икәнен аңлап, барысын да яңабаштан башларга туры килерме? Бүгенге катлаулы заманда җәмгыятьтә сайлаган һөнәргә хезмәт базарында сорау булуы да...
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Бөгелмә мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатында, 10 апрель көнне шәһәрнең машина төзүчеләр техникумында 1 нче һәм 3 нче гомумбелем бирү мәктәпләренең 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашында Ачык ишекләр көне узды. Техникум җитәкчелеге, укытучы-белгечләр, укучыларны сәламләп, уку йортының тарихы, анда укытылучы белгечлекләр белән таныштырдылар, техникумның матди-техник базасының никадәрле бай икәнлеген күрсәттеләр. "Рәхим итегез, әйдә, укырга килегез. Сезнең барыгызны да безнең студентлар итеп күрәсебез килә", - диде техникум директоры Ирек Ибраһим улы Хәбипов. Үз чиратында, мәктәп укучылары да уку кабинетларын карап йөргәндә, мас-терскойларда чагында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Ачык ишекләр көненә Бөгелмәдә эшчәнлек алып барган башка урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән дә килгәннәр иде (бездә алар җидәү: Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, аграр көллият, һөнәри-педагогик көллият, медицина училищесы, педагогия көллияте, машина төзүчеләр техникумы, Икътисад, идарә һәм хокук институты Бөгелмә филиалының "Икътисад-хокук көллияте"). Студентлар стендлар, интерактив такталар ярдәмендә үзләренең уку йортлары белән таныштырдылар, укырга чакырдылар. Мәсәлән, укучылар медицина училищесында белем алучы студент кызларның ничек оста итеп нәни бала төргәнен, ясалма сулыш алдырганнарын бик тә кызыксынып күзәттеләр. Ә менә техникум укытучылары-ның 3D-принтерда күләмле модельләр чыгару мөмкинлеген күрсәтүе күпләр өчен чын яңалык булгандыр. Техникум тарихыннан хәбәрдар укучылар өчен кечкенә сувенирлар да әзерләнгән иде әлеге кабинетта.
Бу көнне укучылар үзләренә һөнәр сайлауда ярдәм итәрлек байтак мәгълүмат алгандыр дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа