Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Нәниләр узышы – тәүге җиңүләр

Узган ял көннәрендә Бөгелмәнең ял һәм мәдәният паркында шәһәребез өчен гадәттән тыш бер күңелле вакыйга булып узды - "Нәни спринтерлар - 2013" дип атала торган ярышта 6 айдан 1 яшькә кадәрге балаларның үрмәләп узышуы оештырылды. Бәйрәмдә балаларны һәм олыларны нәниләрнең чемпион титулы алу өчен искиткеч мавыктыргыч узышлары гына түгел, ә...

Руслан ЙОСЫПОВ.
Автор фотолары.
Бәйгеләрнең берсендә дә оттыручы булмады. Катнашучыларның һәммәсе дә - төрле призларга, ә инде төп җиңүчеләр махсус бүләкләргә лаек булдылар.
"Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге вәкиле ярышларда җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Бу матур чараны оештырырга Бөгелмә муниципаль районы Советының күмәк мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге, "ТатНИПИнефть" институты, "Ак Барс" банкы, "Золотое руно" кибете, "Бизнес-центр", "ПСБ-2" оешмалары ярдәм итте.
Төп ярышларда катнашучылар, инде әйткәнебезчә, 6 айдан алып, 1 яшькә кадәрге сабыйлар иде. Аларны өч яшь категориясенә бүленеп ярыштырдылар. Иң оста үрмәләүчеләр булып танылып, 6 метрлы дистанциядә менә кемнәр җиңүче булды.
Беренче төркемдә 6 - 7 айлыклар узышты: Арсений Чугунов - I, Денис Бакимов - II, Александр Емельянов III урынны алды.
Икенче төркемдәгеләр 8 - 9 айлыклар иде: I урында - Анас-тасия Чупис, II урында - Ангелина Суркова, III урында - Карина Морозова.
Өченче төркемдә "олыраклар" - 11 - 12 айлыклар ярышты. I урын - Родион Пахомов, II урын - Максим Буранов, III урын Артём Акимовта.
Моннан тыш тагын балалары белән бергә әтиләр узышы да оештырылды. Иң җитез әтиләр Дмитрий Супонкин, Артём Анисимов һәм Тимур Куликовныкы булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса