Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Әниләр һәм бәбиләр өчен

Бөгелмә район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында химаячеләрнең зур ярдәме белән "Аналар һәм балалар" бүлмәсе ачылды. Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА. Автор фотосы. Поликлиниканың икенче катындагы аерым бер ямьле бүлмәдә хәзер күкрәк баласын биләүләргә, астын алыштырырга, имезергә, ризык җылытып я әзерләп, ашатып алырга, яисә прививка ясагач, ярсып елаган чакта тынычландырырга, ял итеп чыгарга мөмкин....

Бөгелмә район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында химаячеләрнең зур ярдәме белән "Аналар һәм балалар" бүлмәсе ачылды.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Поликлиниканың икенче катындагы аерым бер ямьле бүлмәдә хәзер күкрәк баласын биләүләргә, астын алыштырырга, имезергә, ризык җылытып я әзерләп, ашатып алырга, яисә прививка ясагач, ярсып елаган чакта тынычландырырга, ял итеп чыгарга мөмкин. Моның өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, кирәкле җиһазлар урнаштырылган.

Сабыйны биләүләр өчен махсус өстәл, уенчыклар өчен киштәләр, урындыклар - Бөгелмә җиһазлар ясау фабрикасы ярдәме. Витраж, ишек һәм тәрәзәләр "Окнариум" көче белән эшләнгән; микродулкынлы мич, чәйнек, җылыткыч радиатор, стенадагы обойлар - "Ваш дом" һәм "Колор" бүләкләре. Ә матур пәрдәләрне "Мир тюля" осталары тегеп элгән. Бүлмәдәге ремонт, башка төрле бизәү эшләрен үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре үзләре башкарган. Шулай итеп, күмәк көч, уртак тырышлык белән әниләр һәм бәбиләр өчен менә дигән уңайлы бүлмә барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса