Нәүрүз мөбарәкбад!
22 март көнне Татар мәдәният үзәгендә күркәм традицияләрнең берсенә әйләнгән ел саен уздырылучы "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе үтте. Бәйге башланганчы мәдәният йорты каршында үзбәк милләтеннән булган дин кардәшләребез карга боткасы пешерде.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Быел бәйгедә мәктәп һәм һөнәри белем бирү уку йортларыннан 9 кыз: 9 нчы мәктәптән Әлфия Рәфыйкова, 1 нче мәктәптән Виктория Кузьмина, Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясеннән Гөлназ Тәхауова һәм Эльвина Садриева, 2 нче лицейдан Эльвира Якупова, Бөгелмә педагогия көллиятеннән Венера Әхмәтшина, Кече Бөгелмә урта мәктәбеннән Айгөл Әбсәләмова, 12 нче мәктәптән Диләрә Матеева, 3 нче мәктәптән Алсу Шәрәфет-динова көч сынаштылар.
Эдуард Гафиятуллинга кызларны сынарга "Егет солтаны" бәйгесендә җиңүче булган Раил Мөэминов ярдәмгә килде. "Таныш булыйк" дип аталган беренче бәйгедә кызлар үзләре белән таныштырды, татар телен камил белүләрен җиткерде. Кайбер конкурсантлар, катнаш гаиләләрдән булуга карамастан, татар телен өйрәнергә омтылуларын, татар милләтен якын күрүлә-рен күрсәтте. Беренче бәйге тәмамланганнан соң барлык тамашачылар, катнашучылар инде пешеп өлгергән карга боткасыннан авыз итәргә ашыкты.
Икенче бәйгедә кызлар үзләренең сәләтләрен күрсәтте: җырладылар, бие-деләр, шигырь сөйләделәр, гитарада уйнадылар. Венера Әхмәтшина һәм Эльвина Садриеваның шигырь сөйләүләрен аерып әйтми мөмкин түгел, чөнки алар залда утыручыларның барысын да таң калдырды. Эльвина Садриева Сөембикә образын сөйләм осталыгы аша да, костюмы аша да тулысынча ачып бирде.
Киләсе бәйге кызларның ризык пешерү осталыкларын ачыклау иде. Барысы да бу бәйгегә иҗади якын килгәннәр. Пешерү процессын һәрберсе үзенчә сәхнәләштергән. Әлеге бәй-гедә дә Эльвинаның "Гө-бәдия пешерүчеләр биюе" (шулай атасак, ялгышмабыз) үзенчәлеге белән аерылып торды. Ул гөбәдия пешерүченең һәр хәрәкәтен бию аша җиткерде.
Соңгы бәйгедә кызлар сәхнәгә матур күлмәкләрдән чыгып, үз-үзләрен тотышлары белән матурлыкта көч сынашты.
Бәйге арты бәйгеләрдә кызлар бер-берсеннән калышмый барды. Тамашачы җиңүчене игълан итүне зур түземсезлек белән көтте. Кызлар төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар, ә "Нәүрүз гүзәле" исеменә Эльвина Садриева лаек булды (рәсемдә). Аларның барысына да тамашаның спонсоры - Татар иҗтимагый үзәгеннән истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Бәйге тамашачысы, зур тәҗрибәсе булган аксакалыбыз Дамир Асылов фикерен әйтеп үтү урынлы булыр: "Кызларның чыгышларыннан сөйләм жанрына игътибар арту күренә. Сәнгатьле сөйләмне татар телендә аралашмыйча, аңламыйча, гаиләдә татарча сөйләшмичә, тәэсирле итеп җиткереп булмый, ул ансыз мәгънә төсмерен югалта. Кызларның бу яктан осталыклары ап-ачык чагылып торды. Эльвина Садриева һәм Венера Әхмәтшина шигырь сөйләгәндә халык тын алырга да куркып утырды. Алар сүзнең, телнең моңын, мәгънәсен тоя. Эльвина Садриева милләтнең рухын "Гөбәдия пешерүчеләр биюе"ндә чагылдырды һәм аны камил дәрәҗәдә җиткерде.
Кайбер чыгышларда Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы блуга басым ясалды. Халкы-бызның мирасын игътибар үзәгенә алып эш иткәндә, халык иҗат иткән әзер бию-ләрне күрсәтү күпкә отышлы булыр иде. Безнең район һәм шәһәр андый фольклор мираска бик бай, алардан файдаланырга кирәк.
Милли гореф-гадәтләрне торгызуны дәвам иттерү, милләтебез кызларының активлыгын арттыру, җәм-гыятьтә тоткан урынын күтәрү - бу чараның төп максаты".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа