Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мөнәҗәт әйтә беләсеңме?

Шәгъбан аеның дүртенче көнендә, ә ул быел 28 мартка туры килә, Бөгелмәдә “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак.

ТР Диния Нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә Татар мәдәният үзәге оештыра торган традицион бу чара (элек ул “Зәйтүнә” исеме астында уза иде) ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстанда Татар теле елына багышлана.

Мөнәҗәтләр фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен яңарту, татар телен саклау һәм үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык элемтәләрен ныгытуны максат итеп куя. Анда 7 яшьтән башлап, аерым башкаручылар, иҗат коллективлары катнаша ала, моның өчен 20 мартка кадәр Бөгелмә мөхтәсибәтенә яки татар мәдәният үзәгенә гариза бирергә кирәк, моны электрон почта аша да эшләргә була (bugulma-muhtasibat@mail.rutatar.sentre@.ru). Исегезгә төшерәбез, узган ел бу фестивальдә ике йөздән артык талантлы башкаручы катнашкан иде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса