Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә чибәре – мәскәүдә

30 ноябрьдә Мәскәүдә узган "Краса России-2011" бәйгесендә илебезнең төрле төбәкләреннән барлыгы 50 гүзәл Россиянең иң-иң титулын алу өчен кө-рәште, ә Татарстан данын 18 яшьлек Бө-гелмә кызы Татьяна Ермолаева яклады.

Ә.ЗАРИПОВА.

Бөгелмә шәһәренең "Fasion" модель агентлыгын тәмамлаган кыз ике ел элек башкалабызга киткән һәм Казанда "Персона" агентлыгы моделе булып эшли башлаган. Үзенең әйтүенчә, ул фәлсәфә һәм психология буенча китаплар укырга ярата. Татьяна фестиваль сәхнәсенә Казан дизайнеры Альмира Борһанова иҗатындагы кара челтәр белән бизәлгән алсу төстәге күлмәктән чыккан. Сүз уңаеннан, бу күлмәк "Лучшее дизайнерское платье" номинациясендә җиңү яулаган.

Беренче урынны ала алмаса да ("Краса России-2011" титулын Мәскәү кызы Наталья Переверзева алган), Таня Ермолаева, берьюлы берничә номинациядә җиңеп, башкалабызга берничә таҗ алып кайткан. Ул "Мисс Приволжского федерального округа-2011", "Мисс очарование-2011", "Мисс Стиль-2011", "Мисс Меховой дом Натальи Лакузо" булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мисс