Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Министр килде безгә

17 август көнне Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Бөгелмәгә эшлекле визит белән килде. Ул балалар хастаханәсе эше белән танышты.

Ә визитын министр күп балалы Звегинцевлар гаиләсе белән очрашудан башлап җибәрде. Карабаш бистәсендә яшәүче гаилә 13 балалы, шуларның 8е бүген гаиләдә яши, ә калганнары инде үз тормышларын корган. Люция ханым белән Павел атакай үзләренеке белән бергә тәрбиягә алган балаларны да үстерә. Бүгенге көндә тагын 4 баланы тәрбиягә алу уе белән йөриләр икән. Гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең иң кечесенә 5 яшь булса, олысына - 17. Елизавета быел 11 нче сыйныфка бара, киләчәктә геолог булырга хыяллана, Самарадагы югары уку йортына керергә планлаштыра, ә кечкенә Алексей беренче сыйныфка барырга җыена. Хәзер балалар 1 сентябрьгә әзерләнү белән мәшгуль.
Балалар хастаханәсендә оештырылган очрашу җылы шартларда, чәй табынында барды. Монда Адел Вафин гаиләне кабул итәме, әллә соң Звегинцевлар гаиләсе министрны кабул итәме - аерып булмады.
Очрашу алдыннан балалардан: "Сез республиканың сәламәтлек саклау министры белән очрашачаксыз, дулкынланасыздыр инде?" - дип сораган идем, җаваплары "егып салды": "Безнең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә күзгә-күз очрашкан бар! Дулкынланмыйбыз!" Чыннан да, районда гына тү-гел, ә Татарстанда да, Россиядә дә әлеге гаиләне инде күптән яхшы беләләр. Звегинцевлар - ил һәм республика бәйгеләрендә катнашып, югары бәяләргә, Рәхмәт хатларына ия булган гаилә. Аларга, дөресрәге, Люция Звегинцевага 2013 елда "Нечкәбил" конкурсында "Ел хәйриячесе" исеме бирелә. Гаилә башлыгы Павел атакай министрга гаиләнең бүгенге көне турында сөйләде. Биредә сәламәт тормыш рәвеше алып бару юлын сайлаганнар: гаилә әгъзалары дөрес туклана, спорт белән шөгыльләнә икән. Очрашу ахырында Адел Вафин балаларга бүләкләр тапшырды.
Аннары министр балалар хастаханәсен карап чыкты. Анда дәва алучы балалар белән танышты, медицина хезмәткәрләре белән аралашты. Табиблар һәм шәфкать туташлары белән очрашу үзәк поликлиникада дәвам итте. Анда республика сәламәтлек саклау министры Адел Вафин киләчәккә булган планнар турында сүз алып барды. Медицина хезмәткәрләре алдына республикадагы демографик хәл-не яхшырту, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булу очракларын киметү бурычлары куелды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса