“Миләшкәй” – бию остасы (+ФОТОЛАР)
25 март көнне "Миләшкәй" халык бию ансамбле (җитәкчесе - Нурия Шириева) үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Ул безнең шәһәрдә һәм районда эшләп килүче танылган үзешчән сәнгать коллективлары арасында иң өлкәне - зур һәм бай тарихка ия ансамбль. Бию төркеме 1968 елда "Татнефтегеофизика" трестының Техника йортында үзенчәлекле хореограф Алмаз Сәхәп улы...
25 март көнне "Миләшкәй" халык бию ансамбле (җитәкчесе - Нурия Шириева) үзенең зур юбилеен билгеләп үтте.
Ул безнең шәһәрдә һәм районда эшләп килүче танылган үзешчән сәнгать коллективлары арасында иң өлкәне - зур һәм бай тарихка ия ансамбль. Бию төркеме 1968 елда "Татнефтегеофизика" трестының Техника йортында үзенчәлекле хореограф Алмаз Сәхәп улы Гыйлманов җитәкчелегендә барлыкка килә.
Нигез салынып, ике ел эшләү дәверендә Мәскәү шәһәрендә үтүче Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә (ВДНХ) зур уңышларга ирешә. 1976 елда коллектив белән Татьяна Старостина җитәкчелек итә башлый. Ул зур уңышка ирешкән "Миләшкәй" хороводын куя һәм коллективка исем бирә.
Соңрак ансамбль белән җитәкчелек итүне яшь һәм талантлы хореограф Наталья Байгер үз кулына ала. Нәкъ менә әлеге җитәкче ярдәме белән "Миләшкәй" халык бию ансамбле исеменә лаек була.
Әлеге коллективта Бөгелмә шәһәренең "Үзәкләштерелгән мәдәни-агарту эшләре" муниципаль бюджет учреждениесе директоры М. Солдатова, Техника йорты директоры Л. Хөсәенова һәм хәзерге вакытта коллектив җитәкчесе булган Н. Шириева үзе дә шөгыльләнә.
Иҗат төркеме үзенең зур юбилеен бай программа белән каршы алды. Аның составына үткән елларның иң яхшы композицияләре һәм яңа программалар керде.
Юбилей концертында 80нче, 90нчы һәм 2000нче елларда әлеге төркемдә биючеләр дә катнашты. Шулай ук, Н. Шириева җитәкчелегендә чыгыш ясап, "Татнефть" җәмгыяте бүлекчәләренең үзешчән сәнгать коллективлары арасында үткән смотр-бәйгеләрдә күп тапкырлар лауреат исемен яулаган "Геофизик" коллективы да чыгыш ясады.
"Миләшкәй" халык бию ансамбле - күп тапкырлар Бөтенроссия, Республика һәм региональ конкурслар лауреаты һәм дипломанты, Санкт-Петербург, Әстерхан, Новосибирск шәһәрләрендә үткән өлкә Сабан туйларында катнашучы.
Элек әлеге коллектив составында чыгыш ясаучылар арасында хореограф һөнәрен үзләштереп, Россия мәдәният институтларында укуларын дәвам итүчеләр дә бар. Ә Ю. Муханова (Хафизова) Техника йортында эшләп килүче "Фиеста" спорт-бал халык бию студиясен җитәкли.
Олы юбилей көнендә рәхмәт сүзләре ата-аналар, хезмәттәшләр, Техника йорты җитәкчелеге тарафыннан яңгырады, ә тамашачылар һәрбер чыгышны җылы алкышларга күмде.
Олы тарихлы көчле коллективка яңа иҗади уңышлар телибез!
"Миләшкәй" бию ансамблендә чыгыш ясаучы яшь йолдызчыкларның ата-аналары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа