Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Милли көрәш

Кулга ТР көрәш федерациясенең 2017 елгы йомгак нигезендә билгеләнгән командалар рейтингы турындагы мәгълүмат килеп эләкте. Әлеге рейтинг көрәш федерациясе календарена кертелгән ярышларда күрсәтелгән нәтиҗәләр буенча төзелгән. Кукмара - беренче, Әлмәт - сигезенче, Мәскәү шәһәренең Киров районы командасы - егерме җиденче, Лениногорск - илле беренче урында, ә Бөгелмә... ...Ә Бөгелмә -...

Кулга ТР көрәш федерациясенең 2017 елгы йомгак нигезендә билгеләнгән командалар рейтингы турындагы мәгълүмат килеп эләкте. Әлеге рейтинг көрәш федерациясе календарена кертелгән ярышларда күрсәтелгән нәтиҗәләр буенча төзелгән. Кукмара - беренче, Әлмәт - сигезенче, Мәскәү шәһәренең Киров районы командасы - егерме җиденче, Лениногорск - илле беренче урында, ә Бөгелмә...

...Ә Бөгелмә - соңгы, җитмеш икенче. Көрәш - төрки халыкларның милли спорт төре. Ул Җыен һәм Сабантуй бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора. Республиканың күп кенә районнарында әлеге спорт төре бик популяр. Ләкин Бөгелмә районы гына бу исемлектә түгел... Ни өчен? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Бөгелмәнең күп еллар Сабантуй батыры исемен алып килүче Әскәр Сафин белән әңгәмә кордык.

- Әскәр Әнисович, без сезнең хакта елына бер тапкыр, Бөгелмә Сабантуенда, ишетәбез? Ел дәвамында көрәш белән шөгыльләнәсезме?

- Әлбәттә, ел дәвамында тренировкалар уздырабыз, "Факел" спорт комплексында грек-рим секциясендә шөгыльләнәбез. Төрле турнирларда катнашабыз. Күбесенчә, алар грек-рим көрәше буенча. Күп кенә очракта, нәкъ менә билбау көрәше булган ярышларны, кызганыч,белми калабыз.

- Бу мәсьәлә белән "янып" йөрүче кеше җитмиме?

- Сәбәбе, бәлки куратор булмаудадыр, я финанс мәсьәләсенә килеп төртеләдер инде. Без ярышларга үз акчабызга йөрибез. Кызганыч, Бөгелмәдә бүгенге көндә билбау көрәше буенча махсус секция дә юк. Берәр турнир турында ишетеп алабыз да, егетләр белән, "әйдә барабыз" дип сүз куешабыз.

- Әскәр Әнисович, сезнең милли көрәш белән кызыксынуыгыз нинчек башланып китте?

- 1991 ел иде, мәктәпкә барганда юлымда Рәис Мөдәрисович Садыйков очрады. Ул: "Көрәш белән шөгыльләнәсең килмиме?" - дип мөрәҗәгать итте. Шушы очраклы рәвештә килеп туган очрашудан башланып китте дә инде көрәшкә тартылу. 27 ел эчендә җиңүләр дә, җиңелүләр дә күп булды. Татарстан буенча гына түгел, Россия күләмендә узган турнирларда да катнашып, җиңүләр яулаган чаклар булды. Бөгелмә исемен күп җирдә уңай яктан ишеттердек.

- Ни өчен нәкъ менә көрәш сезгә якын?

- Беренче чиратта, ул - дисциплина, эчке контроль, уйларга булыша, физик көчне тонуста тотарга ярдәм итә.

- Үзегез билбау көрәше буенча тренер булып эшлисезме? Тәҗрибәгезне кемгә дәбулса да тапшыру кирәктер бит?

- Рәсми төстә - юк, ләкин киңәш сорап килгәннәрне кире борып җибәрмим. Улым Артем да спортның әлеге төре белән кызыксына, төрле ярышларда катнаша.

- Әскәр Әнисович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә безнең районда әлеге спорт төрен үстерүгә кызыксынуы туган, Бөгелмә көрәшчеләренә рухи яктан да, финанс ягыннан ярдәм итәргә омтылган кешеләр табылыр дип ышанып каласы килә.

Шәһәр данын яклап

Февраль аенда Әскәр Сафин Бөгелмә районын чираттагы ярышларда яклап кайткан. Якташыбыз Россиянең атказанган тренерлары Мягас Сәхәбетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча Чистай шәһәрендә узган XIV Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясаган. Ике көнгә сузылган көрәштә 160тан артык спортчы катнашкан. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Ырынбур, Липецк, Түбән Новгород, Башкортостан, Мордовия, Татарстан, хәтта Казахстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан да көч сынашырга дип килгән.

Җиңүчеләр арасында Әскәр Сафин да бар. Ул үз авырлыгында 3нче мактаулы урынга ия булган.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Фотолар - Әскәр Сафинның шәхси альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса