Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җәмәгатьчелек Миңнехановка ышаныч белдерә

Җөмһүриятебездә 12 майда җәмәгатьчелек инициативалы төркеме тарафыннан Президент праймеризларында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итүгә старт бирелде. Шушы вакыт эчендә инде берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазифасына республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Җәмәгатьчеләр, республика үсеше стратегиясен хуплап, Рөстәм Нургали улына ышаныч белдерде. Республика Ветераннар берлеге вәкилләре искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов...

Җөмһүриятебездә 12 майда җәмәгатьчелек инициативалы төркеме тарафыннан Президент праймеризларында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итүгә старт бирелде. Шушы вакыт эчендә инде берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазифасына республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Җәмәгатьчеләр, республика үсеше стратегиясен хуплап, Рөстәм Нургали улына ышаныч белдерде. Республика Ветераннар берлеге вәкилләре искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән Татарстанда тотрыклылык, тынычлык һәм динара дуслык саклана.

Президент вазифасына кандидат тәкъдим итүнең нәкъ менә халык - җәмәгатьчелек инициативасы белән алып барылуы илебезнең башка төбәкләренә үрнәк булып тора, Россиядә бу әле - беренче тапкыр. Кандидатларны "Единая Россия" сәяси партиясе белән хезмәттәшлек итүче иҗтимагый оешмалар тәкъдим итә һәм бу 13 майдан алып, 5 июньгә кадәр алып барылачак. Алдан тавыш бирүдә шулай ук үз-үзләрен тәкъдим итүче гражданнар да катнаша ала. Шунысы да мөһим, праймеризларның мөмкин кадәр ачык узуы өчен махсус сайт булдырылган - www.праймериз-рт.рф. Партиянең Бөгелмә җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев әйткәнчә: "Бары тик "Единая Россия" партиясе генә сайлау көрәшендә алга таба катнашу өчен кандидатлар турында шулай ачыктан-ачык, киңәйтелгән рәвештә һәм җаваплылык белән фикер алыша. Башка бер генә партия дә мондый алымны кулланмый".
Партия эчендә алдан тавыш бирү процедурасы беренче тапкыр Татарстан региональ бүлегендә 2011 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе вакытында кулланылды. 2014 елның апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар алдыннан да праймериз үткәрелде. Бүгенге көндә республикабызда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан сайлап алу чаралары төгәлләнеп килә. Әйтергә кирәк, шушындый күләмдә ул әле беренче тапкыр үткәрелә. Бөгелмә муниципаль районында бу чаралар инде ахырына якынлашты. Бүген Яңа Сумароково авылы һәм Карабаш бистәсе халкы тавыш бирә. "Без бу очрашуларны халык һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итә торган күмәк чара итәргә омтылабыз, - ди Әнвәр Әхмәдиев. - Быел барыбыз да республиканың киләчәген билгели торган мөһим вакыйга алдында тора - 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау була. Безнең очрашулар муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында үтә". Авыл җирлекләрендә узган праймеризлар вакытында кандидатлар авыл кешесе тормышын яхшырту, яшь белгечләргә хезмәт итү, яшәү өчен уңайлыклар тудыру, балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары булдыру, юллар салу кебек көн кадагындагы мәсьәләләрне күтәрәләр. Мөмкинлектән файдаланып, сайлаучылар да авылдашларын борчыган башка сорауларны җиткерәләр, үз тәкъдимнәрен кертәләр.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык кандидатларның рейтингы билгеләнә. Ә бу исә безнең җирлектә партиядән кандидатлар күрсәтү өчен нигез булачак. Тулаем республика буенча караганда, сайлаулар 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлегендә, шулай ук 2 шәһәр округында - Казан белән Чаллыда үткәреләчәк. Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына бөтен республика буенча барлыгы 7 700 кеше сайланачак. Һәм июньнең икенче яртысында "Бердәм Россия" партиясеннән сентябрьдәге сайлауларда катнашачак кандидатлар күрсәтеләчәк. Шуңа күрә партия эчендә алдан тавыш бирү чарасы сайлау кампаниясенең мөһим бер этабы булып тора.
Бөгелмә шәһәрендә праймериз 27 һәм 29 май көннәрендә узачак.

Нәрсә ул праймериз?

Праймериз - инглиз теленнән кергән сүз, алдан тавыш бирү дип тәрҗемә ителә. Ул билгеле бер партия эчендә нинди дә булса дәүләт органы вазифасына кандидат билгеләү өчен уздырыла. Максаты - вәкил сайлаганда әлеге кешенең, чыннан да, партия идеяләрен тормышка ашыруга, халык белән эшләүгә лаеклы икәнен ачыклау.
Ләкин моны социологик сораштыру белән бутарга ярамый. Праймериз кандидат сайлаучылар арасында ничә тавыш җыярга мөмкин икәнлекне билгеләргә ярдәм итә.
Иң беренче праймериз 1842 елда Америкада уздырыла. Алдан тавыш бирүнең 2 төре бар - ачык һәм ябык. Ачык праймериз вакытында теләгән һәр кеше тавыш бирә ала, ә ябык булса, бары партия әгъзалары гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса