Тиздән Бөгелмәдә шәһәрдәшләр тарафыннан күптән көтелгән санлы кинотеатр эшли башлаячак. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров төзелеш объектында булып, эшләрнең барышы белән танышты.
Марина КОЛЕСНИКОВА.
"Безнең исәпләүләр буенча кинотеатр өч ел эчендә үзен аклаячак", - ди проект инвесторы Әюб Умудов. Улы Рөстәм белән алар кинотеатр төзү турында моннан биш ел элек карар кылалар. Башта аны дүрт катлы күңел ачу үзәге итеп, анда боулинг, кинотеатр, бию залы булырын күздә тоталар. Әмма моның өчен бик күп акча таләп ителә, проект бит хосусый инвестицияләр исәбенә корыла.
Бу урында кинотеатрлы сәүдә үзәге дә төзеп булмый - машиналар кую урыннарын көйләп булмаячак. Шуңа да эшмәкәрләр ахыр чиктә кинобары һәм уен автоматлары (заманча узыш һәм атышларны чагылдырган) булган кинотеатрны гына калдыралар. Аның каравы, экраннарның үлчәме зурая - яңа кинотеатрда 628 урынга исәпләнгән 4 зал булачак. Күрше-тирә шәһәрләрдәге кинотеатрдан аермасы - экраннарның зурлыгы һәм кино күрсәтүнең сыйфаты. Проектның гомуми хакы - 70 миллион сум.
Л. Закиров санлы кинотеатрда бөгелмәләрнең ниндирәк фильмнар карый алачагы турында кызыксынды. Р. Умудов Россиянең башка кинотеатрларына чыгачак барлык фильмнарның бер үк вакытта биредә дә күрсәтеләчәгенә ышандырды.
"Кинотеатр Бөгелмәдә яшәүчеләр өчен төп мәдәни берәмлекләрнең берсе булачак. Учреждениенең гаилә белән яратып ял итү урынына әвереләчәгенә шик юк, - диде Л. Закиров журналистлар белән сөйләшкәндә. - Мин үзем кинотеатрга беренчеләрдән булып килермен дип торам. Шәһәр өчен бик мөһим учреждение булачак бу".
Бөгелмә кинотеатры заманча проекцион аппаратура, техника, тавыш җиһазлары белән җиһазландырылачак. Бүгенге көндә залларда отделкалау эшләре төгәлләнеп килә. Подрядчының әйтүенә караганда, тө-зелеш Яңа елга төгәлләнәчәк. Раштуа каникулларында ук бөгелмәләр һәм шәһәребез кунаклары кинопрокат яңалыкларын карап ләззәтләнә алачаклар.