Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Мәдәният хезмәткәрләре көне

Кызык та, кызганыч та - тормышыбызны ямьләндерүче, аңа чагу бизәкләр өстәүче, һәр бәйрәмдә котлаулар җиткерүче мәдәният хезмәткәрләренең озак еллар дәвамында үз һөнәри бәйрәме булмаган. Тик Советлар Союзы таркалгач кына кайбер төбәкләр урындагы мәдәният хезмәткәрләрен тәбрикләү көне билгеләгәннәр. Ә инде 2007 елда бу гаделсезлек юкка чыгарылган. Русиянең мәдәният министры Александр Соколов...

Кызык та, кызганыч та - тормышыбызны ямьләндерүче, аңа чагу бизәкләр өстәүче, һәр бәйрәмдә котлаулар җиткерүче мәдәният хезмәткәрләренең озак еллар дәвамында үз һөнәри бәйрәме булмаган. Тик Советлар Союзы таркалгач кына кайбер төбәкләр урындагы мәдәният хезмәткәрләрен тәбрикләү көне билгеләгәннәр.

Ә инде 2007 елда бу гаделсезлек юкка чыгарылган. Русиянең мәдәният министры Александр Соколов бәйрәмгә дәүләт статусы бирү тәкъдиме белән чыккан. Көне дә билгеләнгән - 25 март.

Татарстанның мәдәният өлкәсендә 20 меңнән артык кеше эшли, ә республиканың күпмилләтле мәдәнияте Россия мәдәни киңлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Соңгы елларда ул дөньяның әйдәп баручы музейлары һәм театрлары белән хезмәттәшлек итеп, үзе хакында актив рәвештә белдереп тора. Татарстан күптәннән зур күләмле халыкара форумнар һәм фестивальләр үткәрү мәйданчыгына әверелде, ә аның коллективлары һәм артистлары үзләренең осталыклары белән дөньяның мәдәният башкалаларын яулый. Татарстанның архитектура, тарих, мәдәният һәйкәлләре елдан-ел күбрәк туристлар җәлеп итә. Республиканың мәдәният учреждениеләре - безнең горурлык һәм көндәлек кайгырту объектлары гына түгел, ә Россия һәм халыкара мәдәни процессларның актив катнашучылары да.
Мәдәният хезмәткәрләре көне алга таба мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең генә түгел, ә үз тормышларын театрсыз һәм сынлы сәнгатьсез күз алдына китерә алмаган, музей һәм китапханәләргә йөрүче, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр бәйрәменә дә әверелер дип өметләнәбез. Алар өчен мәдәният - милли кыйммәтләрне, үткәннең һәм бүгенгенең иҗади җимешләрен саклап калучы социаль институт.

Яңа елдагы кебек унар, хатын-кызлар бәйрәмендәге кебек өчәр көн ял итеп булмый бу бәйрәмдә. Ул - эш көне. Шулай да, мәдәният хезмәткәрләре аны көтеп ала. Бу көнне аларга - журналистикага, кинематографиягә, театрга, музыкага, спортка, китап чыгаруга аеруча зур өлеш кертүчеләргә мактаулы исемнәр бирелә. Мәдәни-агарту эше алып баручылар да: клуб, мәдәният йорты, музей, китапханә, филармония, әдәби фондлар хезмәткәрләре, үзешчән коллективлар бүләкләнә. Шулай ук, бу бәйрәмне мәдәният белгечләре әзерләүче югары уку йортларының студентлары һәм укытучылары да билгели.

Бөгелмәнең барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, илһам, иҗади эзләнүләр һәм яңа уңышлар Сезгә!

"Бөгелмә авазы" газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса