Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Мәдәният елына – зур бүләк

Мәгълүм булганча, узып баручы 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Татар мәдәният үзәгенең иҗади коллективы Мәдәният елында үз хезмәтен аеруча зур тырышлык белән башкарды.

Флюра Шәрипова,
Татар мәдәният үзәге директоры.
Әле күптән түгел генә, 8 декабрь көнне Мәдәният министрлыгы Г. Камал исемендәге акаде-мия театры бина-сында халык театрларының XIV төбәкара "Идел - йорт" фестиваленә йомгак ясады. Хәтерегездә булса, узган елда безнең Бөгелмә халык театры Т. Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән I дәрәҗә Диплом һәм 100 000 сумлык сертификат белән бүләкләнгән иде. Быел без фес-тивальдә М. Әмир әсәре буенча куелган "Миңлекамал" спектакле белән катнашып, мәртәбәле жюри тарафыннан мактаулы 2 нче урынга лаек дип табылдык һәм 75 000 сумлык сертификат белән бүләкләндек.
Ә инде "Әйбәт" исемен йөртүче ШТМ командабыз (шаяннар һәм тапкырлар мәктәбе) быелгы республика бәйгесендә беренчелекне яулады! Афәрин, егетләр һәм кызлар! Чыннан да, чыгышлары белән исемнәре җисемнәренә туры килүен расладылар алар. "Әйбәт"нең әйбәт җитәкчесе - Регина Кәли-муллина. Мәртәбәле жюри әгъзалары, татар халкының сатира һәм юмор өлкәсендәге "аксакаллары": Камил Кәримов, Газинур Морат, Марсель Галиев, Марат Закир, Ләбиб Лерон безнең "Әйбәт"ләр чыгышына бик әйбәт бәя бирделәр: "Бөгелмәләр шаккатырды безне. Үзләре талантлы, көлкеләре җанга ятышлы, гыйбрәтле, үткен теллеләр.
Ә инде сәхнә телләре - "безупречный", хәтта кайбер дикторларга үрнәк алырлык", - диделәр. Кемнәр белән көч сынаштыгыз дисәгез, санап
китәм: бөгелмәләр, баулылар, әлкиләр, мамадышлар, сабалар, теләчеләр сатира-юмор өлкәсендә бил алыштылар һәм бу бик зәвыклы ярышта бөгелмәләр өстен чыкты. Бөгелмәдә бик тырыш һәм талантлы татар яшьләре иҗат итүен тагын бер кат дәлилләделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса