4 октябрь - Корбан гаетен дөньядагы барлык мөселманнар бәйрәм намазыннан башлап җибәрде.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Руслан Йосыпов фотолары.
Бөгелмәдә дә мәчет манараларыннан яңгыраган иртәнге азан мөселман кардәшләребезне бәйрәм намазына чакырды. Нәкъ шушы вакыттан Аллаһ йортларында әлеге бәйрәмнең әһәмияте, аның тарихы турында ныклап торып сөйли башлыйлар. Бәйрәм намазына агылган халык саны да бермә-бер арта бара.
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетенә килүчеләр быел да бихисап булды. Урын җитмәү сәбәпле, бина эченә үтә алмаганнар бәйрәм намазын урамда да тыңладылар. Әйе, андый мөмкинлек бар, тавыш көчәйткечләр ярдәмендә, гаеттә сөйләгәннәр урамда да яңгырап ишетелеп тора. Алдагы көндә яңгырлы булып, һава торышы бозылып торган булса, гает көне кояшлы матур булды, ләбаса. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң дими нәрсә дисең инде моны!
Корбан гаете намазын Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды. Барлык мөселманнарны әлеге мөбарәк бәйрәм белән тәбрик иткәннән соң сүзне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировка бирде. Аның котлау сүзләреннән соң, Аллаһы тәгаләне зурлап, тәкъбир әйтелде, гает намазы укылды.
Шуннан соң гает намазына килгән мөселманнар, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.): "Кем корбан малы сатып алу өчен өеннән чыкса, шуның һәр адымы өчен ун савап язылыр, ун гөнаһы ярлыканыр... Терлек өчен түләнгән һәр дирхәм өчен җиде йөз савап язылыр", - дигән сүзләрен истә тотып, корбан чалу урынына ашыктылар. Моның өчен мәчет территориясендә махсус урын булдырылып, барлык хәстәре дә алдан күрелгән, корбанга дигән терлеге дә китерелгән иде. Шуңа күрә теләгән һәркем үзенә ошаган малны сайлап алды, корбан чалу йолаларын җиренә җиткереп башкарды.
Шул күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль булган арада, мәчеткә килүчеләр өчен тәмле пылау да пешеп чыкты, теләгәннәр аннан авыз иттеләр. Бәйрәм чаралары оешкан төстә, күтәренке рух белән үтте. Мәгълүм булганча, корбан гаете тагын өч көн буена дәвам итте әле.