Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Май бәйрәмнәрендә – халык иминлеге

Бөгелмә мэриясендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырыш барышында май бәйрәмнәрен үткәрү чорында халыкның иминлегенә бәйле иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бөгелмә мэриясендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырыш барышында май бәйрәмнәрен үткәрү чорында халыкның иминлегенә бәйле иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү чорында Бөгелмә муниципаль районында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Бөгелмә районы бүлеге начальнигы урынбасары – полиция башлыгы Роман Водников сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чаралар барышында 2019 елның 8 һәм 9 маенда гражданнарның иминлеге 165 полиция хезмәткәре, “Форпост”ның 6 әгъзасы һәм шәхси предприятие-оешмаларның 12 хезмәткәре көче белән тәэмин ителәчәк. Бер үк вакытта гражданнарның массакүләм җыела торган урыннары секторлар буенча пропуск пунктлары тарафыннан каралган киртәләр белән җиһазландырылачак. Шикле гражданнарны, шулай ук сумкаларны тикшерү процедурасы металл детекторлар кулланып тәэмин ителәчәк.

Моннан тыш, киңәшмә барышында комиссия әгъзалары терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшендә хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән милләтара конфликтларны кисәтү, сәүдә объектларын паспортлаштыру эшенең торышы турында докладлар тыңладылар, экстремизмга һәм радикализмга каршы тору эшендә мөселман оешмаларының һәм руханиларының роле турында фикер алыштылар.

Материал һәм фото Бөгелмә муниципаль районының рәсми порталыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса