Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Матур эшләр, якты хисләр белән

4 - 9 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә сәнгать мәктәбе балаларга өстәмә белем бирү оешмасы укучылары Польшаның Закопане шәһәрендә узган XI халыкара "INTER SHOW" фестиваль-конкурсында чыгышлар ясап, "МЕДЕФИК" премияләрен тапшыру тантаналарында катнаштылар. Римма КАДЫЙРОВА, Бөгелмә сәнгать мәктәбе укытучысы. Автор фотосы. "Даль" фирмасының "Киләчәкнең чыганагы" дип атала торган җәмәгать оешмасы тәкъдимен кабул итеп,...

4 - 9 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә сәнгать мәктәбе балаларга өстәмә белем бирү оешмасы укучылары Польшаның Закопане шәһәрендә узган XI халыкара "INTER SHOW" фестиваль-конкурсында чыгышлар ясап, "МЕДЕФИК" премияләрен тапшыру тантаналарында катнаштылар.

Римма КАДЫЙРОВА,
Бөгелмә сәнгать мәктәбе укытучысы.
Автор фотосы.

"Даль" фирмасының "Киләчәкнең чыганагы" дип атала торган җәмәгать оешмасы тәкъдимен кабул итеп, төрле илләрдән җыелган 700дән артык бала өчен бу кышкы каникул менә дигән ял да, үз иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү өчен искиткеч яхшы форсат та булды. Россия, Украина, Польша, Германия, Казакъстан һәм Болгария сәнгать осталарыннан торган халыкара класслы мәртәбәле жюри
әһелләре бу күпмилләтле талантлар форумында катнашкан һәркемгә башкаларны да күзәтергә, шул ук вакытта үз мөмкинлекләрен, үз урыннарын ачык аңларга да шартлар тудырды. Тамаша искиткеч тәэсирле, хисле, матур булды, шуңа да чыгыш ясаучылар да, аларны карарга килгән тамашачы да дулкынлану хисләре кичерделәр.
Безнең конкурсантлар иҗади сәләт-
ләрен генә түгел, ә шәхес буларак
нинди көчкә ия икәнлекләрен дә ачык күрсәттеләр. Ә көндәшләр һәр номинациядә дә, чыннан да, бик көчле иделәр.
Безнең мәктәптән килгән чыгыш ясаучыларны фестивальдә "Татарстан", әйе, бары тик шулай "ТАТАРСТАН" дип кенә атап йөрттеләр! Татар композиторларының әсәрләре бу бәйгедә катнашкан һәр укучыбызның чыгыш программасына кертелгән иде.
"Инструменталь жанр" (фортепиано) номинациясендә Булат Кашапов Нәҗип Җиһановның "Марш"ын бик тәэсирле башкарып, 2 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды (укытучысы - А. Ефименко). Укытучының тагын бер шәкерте - Элина Кашапова
Н. Җиһановның "Секунд" әсәрен тәкъ-дим итте.
"Эстрада вокалы" номинациясендә шушы юлларның авторы кул астында шөгыльләнүчеләрдән Анастасия Федорова 3 нче дәрәҗә Диплом яулады, ә Динара Моратова башкарган татар җырлары залдагы һәркемне әсир итте һәм ул Европа күләмендә үткән халык-ара конкурста 2 нче урын алды. Яшь талантлар өчен мондый бәя - зур танылу, яулыйсы биек үрләрнең мөһим бас-
кычы ул.
Фестиваль кунагы буларак, укучыларым белән бергәләп, үзем дә тамашачылар каршында бик рәхәтләнеп
татар җырын башкардым.
Сәнгать үсешендәге заманча юнә- лешләрне үстерү максатында, катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрелде. Оештыру җәһәтеннән караганда да, фестиваль искиткеч яхшы шартларда узды. Катнашучыларның һәммәсенә дә бүләкләр, яулаган урыннарына карап - Дипломнар, педагог-ларга шулай ук Дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Сүз соңында. 8 гыйнвар көнне уз-ган гала-концерт онлайн режимында күрсәтелде, аны һәм бүләкләүләр тантанасын шактый гына якташларыбыз турыдан-туры караган булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса