“Маҗаралы балачак”та – кунакта (+ФОТОЛАР)
Ел саен уздырыла торган чын балачак бәйрәмендә “ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Сосновка” лагеры коллективы үзенең сәләтен, җитезлеген һәм уңган-булганлыгын күрсәтте.
25 июль көнне “Татнефть” компаниясенең Түбән Каманың нарат урманы буенда урнашкан иң зур лагерының берсе – “Чайка”да компаниянең XXIII балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале узды. Әлеге чарада “Татнефть” группасының барлык 13 сәламәтләндерү лагеры катнашты. Ел саен уздырыла торган чын балачак бәйрәмендә “ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Сосновка” лагеры коллективы үзенең сәләтен, җитезлеген һәм уңган-булганлыгын күрсәтте.
Быел фестиваль Татарстан Республикасында нефть чыганакларын чыгара башлауга 75 ел һәм “Татнефть” шин җитештерү комплексына 45 ел тулуга багышланды.
Бәйрәмне тантаналы ачу чарасында “Татнефть” җәмгыятенең гомуми сораулар буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Татнефть-Нефтехим” идарәче компаниясе директоры вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбутдинова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе вазифасын башкаручы Татьяна Васильева, Россия “Нефтегазстройпрофсоюзы”ның социаль-икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Мирлан Укуев, “Татнефть” профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, Татарстан нефте ветераннары һәм башкалар катнашты.
Балачак бәйрәме бик матур иҗади номер белән башланып китте. Чара кунаклары талантлы яшьләрнең дәртле биюләре, җырлары аша балаларның һәр ел саен яратып килә торган әкият илләре турында белделәр. Биредә “Татнефть”нең тылсымчыларының һәрбер балага онытылмаслык каникуллар, зур хис-кичерешләр, соклану һәм иксез-чиксез мөмкинлекләр бирүләре турында сөйләп бирелде. Фестивальнең символы итеп балалар җил бөтерчеге сайланган иде. Чөнки ул хәрәкәт ясап кына калмыйча, камиллеккә юнәлтелгән үзгәреш җиле алып килә. Шулай ук һәрвакыт яхшылыкка үрелүче “Татнефть” компаниясе предприятиеләре дә һәрвакыт алга ыргыла, социаль объектлар яңартыла һәм башка бик күп эшләр башкарыла. Меңләгән бала катнашындагы ачып җибәрү прологы да нәкъ шул турыда булды.
Әлеге фестивальдә балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч бай күңел ачу һәм танып-белү программасы әзерләнгән иде. “Чайка” лагере кунаклары һәм катнашучылары зур кызыксыну белән “KAMA TYRES” шиналар экспозициясен карадылар. Балалар зур кызыксыну белән “Кама-Мотор-Спорт” узышчы командалары спортчылары Николай һәм Олег Жаворонковлар белән әңгәмә кордылар, чын узышчы машиналар һәм мини бегглар белән фотога төштеләр. Россия автоузышчысы Тимур Тимерҗановтан автографлар алдылар.
– “Сосновка” балалар лагеренда тәрбияләнүчеләр “Татнефть” компаниясе лагерьлары фестивалендә ел саен лаеклы чыгыш ясыйлар. Монда килгәнче бик нык әзерләнергә, тырышырга кирәк булса да, барысының да диярлек катнашасы килә. Ерак юл, көне буен кызуда йөрергә туры килсә дә, үзә чыгышларыннан алар зур канәгатьлек ала. Биредә алар – хөрмәтле кешеләр, бердәм команда, искиткеч гүзәл табигать кочагы хозурында. Хәтта телефон, айпадларны кулга алырга вакыт та, теләк тә юк. Шул рәвешле бик күп мәсьәләләр чишелә. “Татнефть” балаларның бәхетле балачагы булсын өчен тырыша. Балаларга да, өлкәннәргә дә күңелле”, – дип уй-кичерешләре белән уртаклашты “ТНГ-Групп” җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиев.
Безнең егет һәм кызларда агымдагы елда “Ак Барс” командасы яулаган Гагарин Кубогын күрү аерым соклану тудырды. Һәркем спорт трофее белән истәлеккә фотога төште.
Әлеге мажараларга бай көнне фестиваль катнашучылары талантларын үз лагерьлары тарихына багышланган “Иҗади балачак” дип аталган лагерьлар визиткасы бәйгесендә күрсәттеләр.
– Иҗади чыгышыбызга әзерләнгәндә, Республикада нефть чыганакларын чыгара башлауның – 75 еллыгын, “Татнефть” шин җитештерү комплексының – 45 еллыгын, ә безнең яраткан “ТНГ-Групп” җәмгыятенең 65 еллык юбилей даталарын истә тоттык. Боларның барысын бергә гомумиләштереп, үзебезнең әти-әниләрне, барлык нефтьчеләре олы бәйрәмнәре белән тәбрик иттек. Алар ярдәмендә шундый гүзәл әкият иле – “Сосновка” балалар лагеренда ял итү мөмкинлегенә ия булуыбызны җиткердек, шул ук вакытта бәхетле балачак темасына да кагылдык. Лаеклы чыгыш ясадык, – дип сөйләде “Сосновка” лагереның җитәкче урынбасары Диана Барсукова.
Моннан тыш балалар спорт ярышларында, күңелле стартларда катнаштылар, үз иҗади мөмкинлекләрен рәсем бәйгеләрендә сынадылар. “Нефтяная монополия” бәйгесе дә үзенчәлекле һәм танып белүгә корылды.
Быелгы сезонның үзенчәлекле ачышы – “Хобби парк” уникаль мәйданчыгы иде. Биредә балалар иҗатының иң яхшы һәм заманча юнәлешләре, фәнни казанышлары һәм инновацион технологияләр тупланган. Җәйге шоу – баллы эчемлектә газлы фонтан аттырдылар. Моннан тыш, “Айда, похимичим!” мәйданчыгында балалар үзләре сыек азоттан үзенчәлекле туңдырма ясадылар һәм ашап карадылар. Кызыксынучылар өчен “Секреты фокусов” мәйданчыгы эшләде. Фокус серләрен эштә кулланып карау мөмкинлеге “Практическая магия” станциясендә бирелде. Шушында ук “АРТ-пространство “Татнефть” рәссамнар бәйгесе һәм балалар сәнгать эшләре үтте. Үзенчәлекле Хобби-парктан туры элемтә оештырылды. Андагы маҗараларны фестивальнең барлык тамашачылары күрә алды.
– “ТНГ-Групп” җәмгыятенең “Сосновка” сәламәтләндерү лагере үз эшен гадәттәгечә 1 июньдә башлап җибәрде. Быел каникуллар дәвамында оештырылачак 4 сменада 800гә якын бала ял итәчәк. Бүгенге маҗаралы фесттивальгә 80гә якын бала – 3нче сменада ял итүчеләр белән килдек. Нәкъ менә бүген үзебезнең осталыкны, иҗадилыгыбызны, креативлыгыбызны күрсәтеп, лагеребыз данын яклыйбыз. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, быел бик күп яңа юнәлешләр, конкурслар сайланган. Тантаналы чараны ачу чыгышы бик тә ошады. Монда без фестивальдә катнашучыларның гаять күп булуын күрдек – бу 1000 артык талантлы егет һәм кызлар. Шулай ук, үзебезнең яшүсмерләргә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Үз иҗади визиткаларын бик тә лаеклы тәкъдим иттеләр. Алар иң талантлылары, активлары, спортивлары, – дип кичерешләре белән уртаклашты “Сосновка” лагере начальнигы Любовь Хөсәенова.
Безнең егет һәм кызлар да әлеге фестивальдән язып та, сөйләп тә бетерә алмаслык уңай кичерешләр алдылар.
– “Сосновка” да 5нче тапкыр ял итсәм дә, быел беренче тапкыр фестивальгә килү мөмкинлеге тәтеде. Бик ошады. Башка лагерьларның һәрбер чыгышын игътибар белән карадым, һәрберсе бик тә үзенчәлекле, кызыклы программалар әзерләгән. Без дә үз лагеребызның матур тәкъдим иттек дип уйлыйм. Моның өчен “Сосновка”га, барлык тәрбияче, вожатыйларыбызга зур рәхмәт. Без аларның барысын да бик тә яратабыз, – ди Лиана Фәррахова.
– Биредә бик күп балалар, барысы да дус, бөтен тирә-юнь матур, күңел ачу өчен ясалган. “Сосновка”да ял итүемә һәм мондый матур бәйрәмдә катнаша алуыма чиксез бәхетлемен. Мин ел саен лагерьны сагынып киләм. Чөнки балалар утраучыгында вакыт бик тиз үтә һәм якты мизгелләре ел дәвамында озата бара. Үземә бигрәк тә футбол уйнау, бассейнда коену, зур кырга йөрү ошый. Ә иң истә калганы – лагерь сменасы азагында әти-әниләр, якыннар алдында чыгыш ясау, яңа һөнәрләрне күрсәтү. Алар һәрвакыт боларның барысын да күреп сокланалар, – дип сөйләде Радион Мальцев.
– Яраткан лагеремда 5нче ел ял итсәм дә, үткән елларда, 1нче сменага эләгү сәбәпле, фестивальне күрү бәхете тәтемәгән иде. Быел шундый матур чарада катнашуыма бик шатмын, бик күп кичерешләр алдым. Бик күп күңел ачу урыннары булдырганнар. Кая барсаң да, күңелле, кызык, үзең өчен ниндидер яңалык ачасың. Бу фестиваль күңелемдә бик озак сакланыр, балачагымның иң якты мизгеле булыр дип уйлыйм, – ди Алиса Кислер.
Быел да “Сосновка” балалар лагеры югары дәрәҗәгә ия булды. Баскетбол тубын боҗрага ыргытуда Вероника Сотникова III дәрәҗә, Денис Андреев I дәрәҗә, “В гостях у пони” бәйгесендә Сабина Рәхимова, Никита Сергеев II дәрәҗә дипломнарга лаек булды. Пионербол буенча кызлар командасы III урын иясе булды. Полина Бажаева һәм Дарья Стуликова рәсем бәйгесендә дипломнар алдылар. Вожатыйлар бәйгесендә Вадим Новиков “Иң креатив вожатый” номинациясендә җиңде, иҗади программа нәтиҗәләре буенча “Сосновка” лагере “Иң оригиналь чыгыш” дипломына һәм бүләкләргә лаек булды.
Талантлы балаларны әзерләүгә бар көчләрен биргән педагог-оештыручы – Павел Митрофанов, хареограф – Ирина Рязанова, инструкторлар – Хәлил Камалтдинов, Андрей Алексеев, тәрбияче – Максим Староверов, рәсем буенча җитәкче Ирина Тихонова һәм башкаларга зур рәхмәт әйтәсе килә.
Фестиваль бик матур һәм үзенчәлекле, мавыктыргыч формада оештырылган иде. Чыннан да, “Татнефть” компаниясенең балалар өчен бик тә әһәмиятле эш башкарулары, шул исәптән шәһәребезнең “Сосновка” лагеренда ял итүчеләрнең шушы матурлык, гүзәллекләрне күреп, үзләре дә бик тә яхшы шартларда тәрбияләнүләре чиксез шатлык хисләре тудырды. Афәрин, булдырасыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia