Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Өлкәннәргә – хөрмәт, балаларга – үрнәк

Яратыр идем көзне мин... Яратыр идем көзне мин Яз кебек якты булса, Җиргә төшкән тамчылары Бал кебек татлы булса. Юллары пычрак булмаса, Җилләре җылы булса. Һәр оя - кошлы булса һәм Һәрбер кош җырлы булса. Яратыр идем көзне мин Әгәр яратып булса. Болытларын җиңел генә Куып таратып булса. Дөньядагы пычраклыкны...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

18 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы хакимияте башлыгы Илдус Касыймов Өлкәннәр көненә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган махсус киңәшмәдә бу фикергә басым ясап әйтте. Анда депутатлар, оешмалар җитәкчеләре, башкарма комитет идарәләре һәм бүлекләре мөдирләре, мәктәп директорлары, җирле үзидарәләр башлыклары, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар кат-нашты.
Киңәшмәдә сүз дөньяда - 1991, ә Россиядә 1992 елдан башлап билгеләп үтелә торган Өлкәннәр ункөнлеген лаеклы итеп уздыру өчен шәһәр һәм районда ниләр эшләргә кирәклеге турында барды. Бездә барлыгы 32 меңнән артык пенсия алучы яши, шуларның 22800гә якыны - 55 яшьтән узган өлкән кешеләр. Алар-ның һәммәсенә дә үзләре эшләгән оешма-предприятиеләр тарафыннан игътибар-ихтирам күрсәтелергә тиеш. Соңгы еллар шаукымында предприятиеләре эшләүдән туктап, "караучысыз" калган пенсионерлар һәм чит җирлекләрдән күченеп килгәннәр (андыйлар 2586 кеше икән) берсе дә игътибардан читтә калмаячак - социаль яклау идарәсе җитәкчесе Татьяна Купче, ветераннар советы, Пенсия фонды идарәсе белән берлектә, аларның барысын да ачыклау эшләре уздырылганлыгы турында әйтте. Ул шулай ук быел ункөнлек барышында башкарыласы эш планына тукталды. Өлкәннәр ункөнлеген лаеклы уздыру эшенә башкарма комитетның барлык идарәләре дә (сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният, яшьләр эшләре һ.б.) җәлеп ителә. Үткәреләсе чаралар планы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И. Касыймов белән очрашу, Кече авыл көннәре уздыру, ташламалы, яисә түләүсез хезмәт күрсәтүләрдән башлап, оешмаларда чәй мәҗлесләре уздыру, мәдәни-күңел ачулар, нәни открыткалар әзерләүгә кадәр бик күп чараларны эченә алган. "Әлбәттә, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтү ел әйләнәсенә, гомер буе алып барылырга тиеш, әмма бу көннәрдә безнең тарафтан аеруча игътибар тойсыннар өчен, оештыру мәсьәләсендә узган еллардагы дәрәҗәдән түбәнрәк төшәргә хакыбыз юк, тагын да яхшырак итеп оештыру - безнең бурыч. Без, шушы рәвешле, үз киләчәгебезне дә әзерлибез, анысын да онытмаска кирәк", - дигән фикер киңәшмәдә катнашучы һәр кешенең аңына сеңдерелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса