Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Өлкәннәребез белән очраштык

Илебезнең бәйрәмнәр календаренда шундый күркәм бер дата бар, ул - Халыкара өлкәннәр көне. Традиция буенча бу якты бәйрәм көнне без барлык өлкәннәрне, әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны игътибар һәм ихтирам, кадер һәм хөрмәт "кочагына" алабыз. Бөгелмә муниципаль җирлегендә дә бу датага әзерлек күпкә алдан башланды. Лаеклы ялда булган өлкәннәребезнең исемлеге төзелде, аларга бәйрәм...

Илебезнең бәйрәмнәр календаренда шундый күркәм бер дата бар, ул - Халыкара өлкәннәр көне. Традиция буенча бу якты бәйрәм көнне без барлык өлкәннәрне, әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны игътибар һәм ихтирам, кадер һәм хөрмәт "кочагына" алабыз.

Бөгелмә муниципаль җирлегендә дә бу датага әзерлек күпкә алдан башланды. Лаеклы ялда булган өлкәннәребезнең исемлеге төзелде, аларга бәйрәм чараларына чакырулар җибәрелде, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә бәйрәм концертлары оештырылды.

"Бөгелмә авазы" редакциясе дә бу датаны елдагыча, түгәрәк чәй өстәле артында уздырды. Очрашуга бары ике пенсионерыбыз: Расиха апа Шәмгуллина белән Гөлфирә апа Нәбиуллина гына килгән иде, калганнар, я шәһәрдә булмады, я сәламәтлеге какшау сәбәплередакциягә килә алмады.

Өлкәннәргә килгәндә, алар йөзендә - елмаю. Олы яшькә җитсәләр дә, аларның күңелләре әле дә яшь. Берничә сәгать дәвамында, сөйләшеп- гөрләшеп утырдык. Редакциянең элеккеге хәлләрен искә төшердек, бүгенге проблемалар турында фикер алыштык.

Расиха апа:

- Почта начар эшли, газеталарыбызны вакытында түгел, ә соңарып кына алабыз. Сәбәпләрен ачыкласагыз, яхшы булыр иде,- дип үтенде. Әлбәттә аның үтенечен читкә калдырмаячакбыз. Шушы көннәрдә шәһәрнең элемтә бүлегенә шылтыратып, мәгълүмат алачакбыз. Бу турыда газетада язып та чыгарбыз.

Өлкәннәребез үзләрен картлык белән ялгыз калдырмаганнары өчен, менә шул рәвешле, бәйрәм вакытларында аларга күрсәтелгән кадер-хөрмәт өчен шәһәр һәм редакция җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Бер елдан соң кабат очрашырга сүз куештык без алар белән. Хәер, ветераннарыбыз өчен редакция ишекләре һәрвакыт ачык.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Фотода "ТНГ-Групп" җәмгыяте ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса