Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Линар Закиров “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне котлады

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Беренче тапкыр ул 70 ел элек, 1950 елда билгеләп үтелгән.

Бу көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.

      Учреждениегә керү юлында Бөгелмә мотоциклчылары белән аралашты, алар бәйрәм уңаеннан үзәк карамагындагыларга бүләкләр – спорт инвентаре тапшырганнар. Соңыннан шәһәр башлыгы үзәктә тәрбияләнүчеләр белән аралашты, аларга бүләкләр тапшырды һәм бәйрәм белән котлады.

        – Бөтен үзәкнең эше, безнең эшебез – балаларның тормышын мул, якты һәм уңай эмоцияләргә бай итү, аларга үсәргә һәм хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итү. Без аларның талантларын ачарга булышабыз, мәхәббәт һәм игътибар бирәбез, аларны мөстәкыйль һәм лаеклы кешеләр итеп үстерергә омтылабыз, – дип билгеләде Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса