Линар Закиров социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Район башлыгы социаль хезмәткәрләргә медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ул бу өлкәдә бары тик олы йөрәкле, киң күңелле һәм шәфкатьле кешеләр генә хезмәт куя дип саный:
– Биредә тирә-юньдәгеләрне ишетә, аңлый белә һәм ярдәм итә ала торган кешеләр эшли, бу сыйфатлар исә Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Барлык бөгелмәлеләр, минем командам һәм шәхсән үзем Сезнең алда баш иябез, рәхмәт әйтәбез. Һөнәри үсеш, хезмәтегездә уңышлар һәм сәламәтлек телибез, – диде шәһәр мэры.
Район башлыгы социаль хезмәткәрләрдән Валентина Давыдовага (“Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге), Елена Старостинага (“Яңарыш” тернәкләндерү үзәге) һәм башкаларга медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа