Линар Закиров бөгелмәлеләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга чакырды.
Тема дня

Линар Закиров бөгелмәлеләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга чакырды.

«Яндекс» сервисы Россия шәһәрләрендә үз-үзеңне изоляцияләү дәрәҗәсен бәяли.

Шәһәр халкының бүгенге көндәге һәм эпидемиягә кадәр булган гадәти көндәге активлыгы   чагыштырыла. Шуңа бәйле рәвештә баллар куела: 0гә якынрак булган саен, хәл начаррак (үз-үзеңне изоляцияләү дәрәҗәсе түбән), 5кә якынрак булган саен, урамнарда кешеләр азрак, димәк, вирус таралу өчен шартлар катлаулырак.

14 апрель, 13.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмәдә индекс 2,8 балл тәшкил иткән. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров  активлык арту сәбәпле, халыкка мөрәҗәгать итә:

"Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Шәһәрдәшләр!

Җылы һава торышы башлану белән күпләрдә апрель азагына кадәр Россиядә урнаштырылган гомуми изоляция режимын бозу теләге туа. Соңгы көннәрдә Бөгелмә урамнарында җәяүлеләр, транспорт саны артты.

Хәзер авыручыларның саны арту, үз-үзеңне изоляцияләү вакытының озынлыгы, шулай ук икътисади югалтулар һәр бөгелмәленең гамәлләренә бәйле. Коронавирус өчен кешенең нинди яшьтә, нинди җенестә булуы һәм социаль хәле мөһим түгел. Гаиләңне, якыннарыңны яклау, үз илеңә һәм туган шәһәреңә эпидемияне бик аз югалтулар белән кичерергә ярдәм итү – менә безнең уртак максатларыбыз.

Үз чиратыбызда, без шәһәрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итүне дәвам итәбез. Без шәһәрдә чисталык урнаштырабыз, җәмәгать транспорты эшен оештырабыз, кибет-даруханәләрдә кирәкле азык-төлек һәм дарулар булуны контрольдә тотабыз, подъездларны дезинфекцияләү сыйфатын тикшерәбез, авария хәлләрен бетерәбез һәм тәүлек әйләнәсе тагын дистәләгән мәсьәләләрне хәл итәбез.

Хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда табиблар һәм бөтен медперсонал эшләвен дәвам итәләр. Балалар бакчаларында дежур төркемнәр оештырылды.

Без барыбыз да сезнең өчен эшлибез. Һәм сезне өйдә калуыгызны сорыйбыз – уртак иминлек хакына!».