Линар Закиров Бөгелмә тегү фабрикасында булды.
Бөгелмә тегү фабрикасы тегүчеләре тәүлегенә биш меңнән артык битлек әзерлиләр.
Муниципаль район башлыгы Линар Закиров фабрикада булды һәм җитештерү эшләре белән танышты. Биредә ашыгыч хезмәтләр һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре өчен саклагыч битлекләр һәм махсус костюмнар җитештерелә.
Предприятиедә бүген 67 кеше эшли. Фабрика, беренче чиратта, икътисадның төрле тармаклары, шул исәптән эре нефть компанияләре, төзелеш, мәгариф оешмалары һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен махсус киемнәр тегү белән шөгыльләнә. Әмма, коронавирус таралуны кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру максатларында, хәзерге вакытта предприятиенең барлык көчләре һәм чаралары шәхси саклану чаралары – битлек һәм костюмнар тегүгә юнәлдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, эшләнмәләр тахсус тукыманы “Татнефть”компаниясе биргән иде. Медицина персоналы өчен инфекциягә каршы комплектка куртка, чалбар, халат, алъяпкыч, җиңсәләр, бүрек һәм бахиллар керә. Фабрикада булганда Линар Закиров Бөгелмә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рим Әмировка саклагыч комплектлар тапшырды.
- Күрсәтелгән ярдәм өчен "Татнефть"компаниясенә рәхмәт сүзләре генә әйтәбез. Безнең тегүчеләргә дә шундый авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Уртак көч белән генә без бу катлаулы вакытны кичеп чыга алачакбыз, - диде Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа