Ленинград блокадасы әзелүгә - 70 ел
"Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше. Хәтердән башка вөҗдан юк". Академик Д. Лихачев. Онытырга хакыбыз юк! 1960 - 1980 еллар. Без, Бөгелмә механизация училищесы (хәзерге Бөгелмә аграр көллияте) укучылары белән Мәскәү, Новгород, Волгоград, Новороссийск һәм Кырымның башка каһарман-шәһәрләрен йөреп чыкканнан соң, 1982 елның җәйге ял вакытында Ленинградка юл тоттык. Изге...
Ленинград - матур шәһәр
Монда - илебезнең иң көчле сәнгать, мәдәният һәм фән үзәге, монда - һава һәм тимер юллар магистральләре. Бу - Балтыйк диңгезендәге иң зур порт. Йөзләгән сәнәгать предприятиеләрендә эшче, техник, инженерлар көче белән океан кораблары, гигант турбиналар, төгәл приборлар, куәтле тракторлар, электр моторлары эшләнелә. 128 уку йортында 400 меңгә якын студент белем ала.
Балтыйк диңгезенең фин култыгына коя торган Нева елгасы тамагына урнашкан ул. Шәһәр эчендә 65 елга, тармак һәм каналлар бар, алар йөзгә якын утрау хасил иткәннәр. Шуңа да аны "Төньяк Венеция" дип атыйлар. Елга һәм каналлар аркылы 365 күпер төзелгән, шуларның егермесе күтәрелеп ачыла торган.
Шәһәр эчендә - күпсанлы архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре. Аларның күбесе гитлерчылар тарафыннан җимерелгән, яндырылган. Шәһәр-тирә Петродворец, Пушкин, Павловск, Ломоносов, Гатчино бистәләрендә аеруча зур зыян күргәннәр. Сугыштан соңгы елларда аларны торгызу өчен бик күп көч куйганнар. Хәзерге көндә бу һәйкәлләргә карап сокланмый калу мөмкин түгел.
900 көнлек блокада
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль - август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр.
Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.
1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана. Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар.
Ладога күлендә көзге навигация тукталгач, хәлләр тагын да кискенләшә. Башта ат олаулары (боз ныгып җитмәгән була), аннан автомашиналар белән ленинградлыларны азык-төлек, корал белән тәэмин итә башлыйлар. Бу юл тарихка "Яшәү юлы" дигән исем белән кереп кала. 5 ай дәвамында камалган шәһәргә 361 109 тонна йөк һәм 1 546 шәхси посылка кертелә.
Фәкать бер көндә, 1942 елның 20 февралендә, өлкә комитетына хәбәр килә: Саратов өлкәсеннән - 12 414 тонна он, 760 тонна ит; Татар АССРдан 150 тонна ярма, 357 тонна ит, 20 тонна йомырка оны, 295 тонна май, шулай ук планнан тыш, 58 тонна киптерелгән икмәк, 17 вагон какао, 10 вагон сабын, 4 вагон шәм җибәрелде.
Камалган шәһәр кешеләре бөтен көчләрен корал ясауга юнәлтәләр. Хезмәткә яраклы һәркем катнашы белән ярты ел эчендә 713 танк, 480 бронемашина, 58 бронепоезд, йөз меңләгән снаряд, граната һәм миналар эшләп чыгаралар.
Хатын-кызлардан оешкан отрядлар түбәләрдә яндыргыч бомбаларны сүндереп торалар.
Декабрьдә ленинградлылар иң авыр көннәрне кичерә. Туктаусыз ату һәм бомбага тоту аркасында тәрәзә пыялалары коелып төшә, аларны фанералар белән томалыйлар, үзәк җылыту системасы сафтан чыга, электр өзелә, су туктый, канализация эшләми, транспорт йөрми - блокаданың беренче кышында өшеп, ачтан үлүчеләрнең саны гаять күп була.
Һәр тәүлектә 9 - 10 сәгать буена бомба яудырыла, бер ай эчендә генә дә урамнарда 7 меңнән артык снаряд ярыла.
Корбаннар
Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк.
Блокада корбаннарын җирләгән урыннар: Пискарев, Серафимов, Богослов һәм Олы Охта каберлекләре. Пискарев каберлегенең мәйданы - 26 гектар. Монда 470 мең кеше җирләнгән. Туганнар каберлегенең калкулыклары - озын-озын, туры почмаклы. Һәр курганның башында кара гранит плитәгә елы язылган һәм имән яфрагы, йолдыз яки урак-чүкеч уеп төшерелгән. Йолдыз уелганында хәрбиләр ята, урак-чүкечлесендә - шәһәр халкы. Пыяла рам астына теркәү китабы урнаштырылган:
1942 ел, 18 февраль - 3 421 мәет китерелде һәм күмелде;
19 февраль - 5 569 мәет;
20 февраль - 10 043 мәет...
Кечкенә Таня Савичева-
ның көндәлеге куелган:
"Женя 28 декабрьдә 12 сәгать 30 минутта үлде".
"Әби 25 гыйнварда көндезге 3тә үлде".
"Леха 17 мартта иртәнге 6да үлде".
"Вася абый 13 апрельдә төнге 2дә үлде".
"Леша абый 10 майда көндезге 4тә үлде".
"Әни 13 майда иртәнге 7 сәгать 30 минутта үлде".
"Савичевлар үлде. Бөтенесе үлде".
Боҗра өзелү
1943 ел блокада боҗрасын өзгән ел булып тарихка кергән. 12 гыйнварда Ленинград һәм Волхов фронтлары, шәһәрнең көнчыгыш ягында (Ладога күле яклап) бергә кушылып, барлык көчләрен һөҗүмгә юнәлтәләр. 18 гыйнварда блокада чылбыры өзелә: ул 12 - 15 километр араны тәшкил итә.
Дәүләт оборона комитеты азат ителгән җир буйлап тимер юл сузарга карар итә. Нева һәм Назия елгаларыннан ике күпер чыгасы 36 километр озынлыгындагы юлны 10 көн эчендә өлгертәләр. 7 февральдә яңа юлдан беренче поезд килә.
Тарихи җиңү
Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 гыйнварында гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн
буена бара. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр.
Петр Беренченең җиңүгә керткән өлеше
Кронштадт (шәһәр эчендә зур булмаган утрау), Санкт-Петербург кебек үк, 1703 елда төзелә башлый. Хәрби кораблар туктар өчен махсус урыннар, ремонт остаханәләре төзелә. Урамнарда ком һәм сазлык булу сәбәпле, Петр Беренче әмере белән Уралдан, ат олауларына төяп, корыч түмәрләр китерәләр, эретеп, юлларга җәяләр. Блокада вакытында шуларны кубарып, снаряд ясарга файдаланалар.
Камалыштан җиңеп чыгуга - 70 ел
Бу - блокадачылар, шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүчеләр генә түгел, бөтен Рәсәй һәм элек СССР составына кергән республикалар халкы бәйрәме.
70 ел байтак вакыт, ә тарих өчен бу бер мизгел генә. Безгә, 1941 ел балаларына, әле һаман да сугыш еллары күптән түгел генә булган кебек тоела. Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел азая, кими. Шул исәптән, Ленинградны саклаган каһарманнар да...
Изге сугыш үткән урыннарга һәркем барып, үз күзләре белән күрсә иде. Бигрәк тә хәзерге вакытта, яшьләрнең кызыксынулары башка юнәлештә булганда. Шунысы бигрәк борчый да.
Ленинградны батырларча саклау, аны блокададан коткару эпопеясенең юбилеен газеталарда бастырып, телевидениедән биреп кенә калмыйча, уку йортларында очрашулар, тирән мәгълүматлы сөйләшүләр үткәрелсә, бик отышлы булыр иде.
Бу тик Хәтер өчен генә дә, ветераннар алдында бурычыбызны үтәү өчен генә дә түгел, ә һәр яшь буын вәкилендә кешелек сыйфатларын тәрбияләүгә зур йогынты ясар иде.
Тарихын оныткан кеше хәтерен җуя. Хәтердән башка вөҗданлы булу мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа