Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Әлеге минутларда Татар мәдәният үзәгендә Хәтер кичәсе уза (ФОТОЛАР)

Әлеге минутларда Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә милләтебезнең күренекле шәхесе, якташыбыз Һади Атласи һәм аның тарафдарлары истәлегенә багышланган традицион Хәтер кичәсе бара. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары рәтендә - язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова. Быел "Шәфәгать иясе" бүләге Чибәбе якларында гомер итүче Альбер Шаяхмитовка бирелә. Аның әти-әнисе Бөгелмә төбәгеннән. Альберт...

Әлеге минутларда Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә милләтебезнең күренекле шәхесе, якташыбыз Һади Атласи һәм аның тарафдарлары истәлегенә багышланган традицион Хәтер кичәсе бара.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары рәтендә - язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова.

Быел "Шәфәгать иясе" бүләге Чибәбе якларында гомер итүче Альбер Шаяхмитовка бирелә. Аның әти-әнисе Бөгелмә төбәгеннән. Альберт ага әлеге вакытта "Тамга" исемле нәфис фильм өстендә эшли. Ул Карабаш бистәсендә төшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса