Кыш бөгелмәлеләрне сөендерде (ФОТОЛАР)
Синоптиклар 19-21 апрельдә республикада һава торышы актив көньяк циклон йогынтысында булачак, дип хәбәр иткәннәр иде. Бөгелмәдә төнлә һәм иртән күпләп кар явып узды. Социаль челтәр кулланучылары Бөгелмә урамнары һәм юлларында төшерелгән фоторәсемнәр белән уртаклаша. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез... Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 19-21 апрель көннәрендә көньяк...
Синоптиклар 19-21 апрельдә республикада һава торышы актив көньяк циклон йогынтысында булачак, дип хәбәр иткәннәр иде.
Бөгелмәдә төнлә һәм иртән күпләп кар явып узды. Социаль челтәр кулланучылары Бөгелмә урамнары һәм юлларында төшерелгән фоторәсемнәр белән уртаклаша. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез...
Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 19-21 апрель көннәрендә көньяк циклоны йогынтысында һава шартлары начараю турында кисәтте. Синоптиклар мәгълүматы буенча, республика территориясендә кар, яңгыр рәвешендә булган уртача һәм көчле явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән, күз күременең начараюына сәбәп булган буран да фаразлана. Бу көннәрдә җирдә кар катламы ятачак. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында һава температурасы +8...+10 градусны тәшкил итәчәк.
Юлларда игътибарлы булыгыз, өйләрегездән ерак юлларга чыкмаска тырышыгыз!
Исегездә тотыгыз - Якыннарыгыз Сезне яраталар һәм көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа